Әниләрнең дә төрлесе була (редакциягә килгән хат)
Яшьлек – яшьлек инде, мәхәббәтемне дә очраттым. Яшел Үзәннеке – шәһәр егете. Өйләнештек. Әмма гаиләләренә сыя алмадык. Әнисе безне куып чыгарды. Бернәрсәсез, җитәкләшеп чыгып киттек. Менә әни кеше шулай эшли аламы? Һичьюгы, тулай торактан бүлмә алганчы гына булса да түзеп тора алмый идеме безнең белән? Юк, теләмәде. Кая барырлар, ничек яшәрләр, дип тә борчылмады. Юкса...
– Газетада басылган, балаларның әти-әнигә бер кул бармакларыдай бертигез якын булмавы турындагы темалы хатлар минем дә «кытыгыма» тиде. Шуңа сезгә шалтыратып, үз башымнан узганнарны сөйләп, эчемне бушатырга булдым. Чынлап, кем уйлап чыгаргандыр инде аны, ата-ана барлык балаларын да бер төрле ярата, дигән нәрсәне. Ә тормыш гел шуның киресен исбатлап тора. Ул яратылып бетмәгән баланы тынычландыру өчен уйлап табылган сүзләрдер, мөгаен, – дип сүз башлады трубканың теге башындагы апа, исәнләшеп, хәл-әхвәлләребезне сорашып, газетабызга бер ел калмыйча язылып баруын әйткәннән соң.
Мин Яшел Үзәнгә уналты яшемдә Чувашия якларыннан килдем. Шулай авылдан чыгып китәсе, шәһәр тирәсенә урнашасы килде. Ул заманнардан башлап, хәзергәчә шулай дәвам итә – мәктәпне тәмамлаган һәр бала авылдан шәһәргә китә. Мин дә яраттым бу шәһәрне, эшкә урнаштым. Яшьлек – яшьлек инде, мәхәббәтемне дә очраттым. Яшел Үзәннеке – шәһәр егете. Өйләнештек. Әмма гаиләләренә сыя алмадык.
Әнисе безне куып чыгарды. Бернәрсәсез, җитәкләшеп чыгып киттек. Менә әни кеше шулай эшли аламы? Һичьюгы, тулай торактан бүлмә алганчы гына булса да түзеп тора алмый идеме безнең белән? Юк, теләмәде. Кая барырлар, ничек яшәрләр, дип тә борчылмады. Юкса, барып төртелер урыныбыз юклыгын бик яхшы белеп торды. Менә шулмы ананың барлык баласына бертөрле мәхәббәте? Төпчек улы, яраткан баласы өчен борчылгандыр. Бөтен мөлкәтләре шуңа калды: фатир, гараж, бакча... Ә минем ирем бер нәрсә дә даулап йөрмәде, чөнки уҗым бозавы иде.
...Менә чыгып киттек шулай. Ике-өч айлап урамда яшәдек. Кая эләкте, шунда төн кунып, елый-елый вокзалларда йоклап. Шулай эшкә йөрдек. Аннары завод тулай торактан 12 квадрат метр бүлмә бирде. Әй, аңа шатланганнар! Шулай җәфа чиккән кеше генә аңлыйдыр, кечкенә генә булса да үз куышыңның кадерләрен. Эштән үз почмагыңа кайтып керүләре дә ни тора бит! Бүген кайда баш төртергә инде, дип баш ватасы юк. Нинди бәхет! Без шулай нужа чиктек, ә иремнең энекәше әти-әнисе малыннан рәхәт күрде. Менә халык әйтә инде, һәр бала бертигез, ди.
Әгәр дә шулай булса, без егерме ел унике квадрат метрда яшәмәгән булыр идек. Каенанамның йөрәге олы малае өчен бер генә тамчы борчылган булса, хәлебезне белер, әз генә булса да булышыр иде. Бер инәсез чыгарып җибәрде бит ул безне. Бер улына бернәрсә дә юк, ә икенчесенә барлык мөлкәт калды. Башта бик авыр булды безгә яшәүләре. Ярар, яшәлде, яшьлек барысын да җиңә ул. Егерме ел тулай торакта гомер иттек, аннары ипотекага зур фатир алдык. Үз тормышыбызны үз көчебез белән генә булдырырга өйрәнгәнгә, тырыштык.
Ипотеканы ун елда түләп бетердек, шөкер. Үзебезнең фатирыбызда пар канатлы булып егерме ел торып калдык, тик Аллаһ Тәгалә санап биргән гомерләрне яшибез, ни кызганыч, 72 яшендә картым китеп барды. Урыны оҗмаһта булсын!
Менә әниләрнең дә төрлесе була. Минем каенанам олы улын яратмады, кечкенәсен яратты. Аның бармаклары бертигез авыртмаган, димәк.
«Яшел Үзән»гә язылам, бик яратып укыйм. Тормышчан язмалар бастырасыз, кайберләрен елый-елый укыйм. Менә мин сөйләгәннәрне дә газета битләрендә күрсәм, рәхмәтле булыр идем.
Исемемне күрсәтмәгез.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев