Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Вәгазь (гыйбрәтле язма)

Бер көнне мулла мөэминнәргә мөрәҗәгать итәргә теләгән. Ләкин аны тыңларга бер яшь ат караучы гына килгән. Мулла эченнән генә: «Мин сөйләргә тиешме, юкмы?» – дип уйлаган. Һәм ул ат караучының үзеннән сорарга булган...

– Монда синнән башка беркем дә юк. Синеңчә ничек, мин сөйләргә тиешме, юкмы?

Ат караучы җавап биргән:
– Мин гади кеше, хөрмәтлем һәм бу эшләрдә бернәрсә дә аңламыйм. Әмма кәнүшнигә килеп, калган атларның чыгып китүләрен һәм берсе генә калганын күрсәм, мин аңа барыбер ашарга бирәм.

Мулла әлеге сүзләрне йөрәгенә якын алып, үзенең вәгазен башлаган. Ике сәгатьтән артык сөйләгән һәм тәмамлап, күңелендә җиңеллек тойган. Үз нотыгының ни дәрәҗәдә яхшы булуын ишетәсе килеп, ат караучыдан сораган:
– Сиңа минем вәгазем ошадымы?

– Инде әйткәнемчә, мин гади кеше һәм дини эшләрне бик аңлап бетермим. Әмма мин кәнүшнигә килеп, бер генә атның калуын күргәч, барыбер аны ашатам. Ләкин, аңа барлык атларга дип әзерләнгән азыкның барысын да биреп бетермим.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев