Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Киленемнең китүен телим (киңәш кирәк)

– Хәерле көннәр, кызлар! Борчуым өчен гафу итәрсез, әмма әйтәсе сүзем бар, – диде шалтыратучы ханым. – Минем урында башкалар нишләр иде икән, шуны беләсе килә. Бу минем киңәш соравым да, кайберәүләргә гыйбрәт тә булыр, бәлки. ...Дүрт ел элек гөрләтеп туйлар ясап, улымны өйләндердек. Киленебез бик яшь тоелса да (19ын яңа тутырган иде ул вакытта, ә улыбызга 25 иде), яраттык үзен...

Хәзерге кызлардан үзенең тыйнаклыгы, кулыннан эш килүе, ягымлылыгы белән аерылып торганга бер күрүдә күңелебезгә ятты бугай. Гап-гади гаиләдән үзе. Югары уку йортында да укымады, тугызны бетереп, хисапчылыкка көллияттә генә укып чыккан һәм заводта үз һөнәре буенча эшли. Улымның аны югары белемле итәсе бик килде, шуңа әлегә бала да алып кайтмаска булдылар, әмма бу теләген тормышка ашыра алмый калды, былтыр мотоциклы белән бик каты авариягә очрап, нык имгәнде. Улыма карата андый сүз кулланасым килмәсә дә, сез аңласын өчен әйтәм: аның кебекләрне «овощ» диләр.

Менә шуңа киленебезнең китүен телим. Начар булганга түгел, юк, киресенчә, бик яхшы ул безнең. Аңа нибары 23 яшь, ә улыбыз әле, «овощ» булса да, бик озак яшәргә мөмкин. Ә киленебез аны карый. Әбәт вакытында да, эшеннән әзгә генә «ычкыну» мөмкинлеге булса да, ире янына кайтып китә. Улым аңа, өйләнешкәч үк, машина алып бирде, правага укытты. Килен, эшендә сөйләшеп, атнага бер көн өйдән дистанционно эшли. Җитәкчеләренә рәхмәт, хәленә керделәр. Әмма без ирем белән аны бик жәллибез. Япь-яшь килеш инвалид карап, тормышын әрәм итә.

Матур итеп яшәргә, балалар табарга аның да хакы бар. Гел шул турыда әйтеп торабыз үзенә, әмма тыңламый. Мин алай булдыра алмыйм, аннары сезнең, кешеләр күзенә ничек карармын, ди. Без бит аны бер генә тамчы да гаепләмәячәкбез, бер сүз дә әйтмәячәкбез. Аерылышырга үзебез тәкъдим итәбез бит. Ә улыбызны мин үзем карар идем.

Киленебезгә инвалид улыбыз белән аерылышырга кушып, без ирем белән дөрес эшлибезме икән? Мондый очракта (Аллаһ сакласын, башкаларга күрергә язмасын мондый фаҗигаләрне!) бүтәннәр нишләр иде икән? Фикер-киңәшләрегезне беләсе килә.

Яшел Үзәннән Румия.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев