Дөнья шул ук, үзебез башка (редакциягә килгән хат)
Әссәламәгаләйкүм, кызлар! Тагын үземне борчыган мәсьәләләр турында язарга булдым әле. Кибеттән чыгып барам, миннән алда гына элекке укучым ике оныгы белән тырыша-тырыша русча сөйләшә. Кеше тикшерергә яратмасам да...
...«род»ларны дөрес әйтмәве колакка ишетелә бит. Нигә инде шуның кадәр интегергә, рәхәтләнеп үз телеңдә аралашырга өйрәтмәскә?! Татар икәнсең, бигрәк тә Татарстанда яшәп, туган телең белән горурлана белмә, оныкларыңа өйрәтмичә, ялгыш гомер ит инде!
Татарча хаҗда да, Мәскәү, Казанда да рәхәтләнеп сөйләшеп йөрдем һәм йөрим, йөриячәкмен, Аллаһ боерса. Минем өч балам да татар телен үземдә укыды, шөкер. Аларга телемнең матурлыгын, кирәклелеген, хөрмәткә лаеклыгын тиешле дәрәҗәдә җиткерә алганмын, дип сөенәм. Хәзер үзләре балаларын телебезне яратырга өйрәтә. Оныкларым да рәхәтләнеп татарча аралаша, телне беләләр.
Татар телен мәктәптә дә өйрәнәләр. Быел улымның кызы 1нче лицейны алтын медальгә тәмамлады, шөкер. Күп фәннәрне русча укып та, аның телебезгә, динебезгә хөрмәте зур. Кайбер әти-әниләр баланы бакчага, мәктәпкә бирәләр дә, шунда бар нәрсәгә өйрәтерләр, дип, тәрбияче, укытучылардан өмет итәләр. Бала туган телен иң беренче өйдә, гаиләдә өйрәнергә тиеш. «Кояшым», «алтыным», «матурым», дип дәшсәң, оныклар да, дәү әни, мин сине шундый яратам, дип кенә торалар.
Миңа үзе укытучы булган ханым: «Балаларыңның икесе татар теле белгечләре, ә аның белән ерак китеп булмый», – дигән төртмәле сүзләр дә әйткәли иде. Минем ул балалар ике югары белем ияләре. Тормышта югалып калмадылар, шөкер. Илүзә оныгым шулай ук тел белгечлеген, журналистиканы сайлады. Беркем дә аңа үз фикерен көчләп такмады. Мин оныкларым белән дә горурланам.
Аллаһ Тәгалә безне төрле телле итеп яраткан. Кабердә Мөнкир-Нәкир фәрештәләре үз телебездә сорау алачак. Телебезне белү, нәселгә җиткерү бик кирәк. Татар телен теләсә кайсы фән укытучысына биреп тә кадере калмады. Алар бит белеп түгел, акча өчен генә укыта. Аннан, курсларга баргач, дәреслекләрне үзгәртү турында күпме сорасак та, тыңлаучы булмады.
(Кыскартып бирелде)
Хатның дәвамын газетабызның №31 (8 август, 2025 ел) санында укырга мөмкин.
Сөмбелә Абдуллина. Бишнә
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев