Иҗат рубрикасы буенча яңалыклар
-
Яраткан кешем 15 яшькә кечерәк (тормыштан)
...Баламны югалттым. Алай гына түгел, башка бала таба алмаячаксың дигән куркыныч диагноз куйдылар. Ирем тезләнеп гафулар үтенде. Әмма...
-
Зирәк тә, хәйләкәр дә була белү – гаиләне саклый (редакциягә килгән хат)
Яши-яши әни әтине ачуланмый башлады. Әти лыгыр исереп кайта да, йокларга ята. Шул ягы әйбәт иде хет. Төрле ирләр бар, күрше абый эчеп алса, бөтен этаж ду килер иде аның сүгенүләреннән. Сугышырга яратучылар да бар бит, Аллаһ сакласын! Әти тыныч булды. Дөньясын онытып йоклый, берни белми, ә әни...
-
Юл чаты (хикәя)
Гөлфиянең йөрәгенә хыянәт пычагы казадылар. Башта төн елады, көн елады. Яшисе килмәгән чаклары күп булды. Кешеләргә, дөньяга ышанычын югалтты...
-
Кабахәт (хикәя)
Гөлияне кияүгә бирәләр. Әрлән Хисмәтенең малае Радик тәмам каныкты аңа. Илнур армиягә китүгә бәйләнә башлаган иде, инде аны тутыя табутта кайтаргач, тышавы бөтенләй бушады. Оятсыз тәре! Өч аймы соң, элек, тансыдан кайтканда, килде дә кысып кочаклап алды. «Син минеке!» – дип кычкырды, шакшы аракы исе килеп торган авызын аңа таба сузып. Ахирәте Венера белән култыклашып бара иде Гөлия, өстенә бер чиләк юынтык су койдылармыни! Венера бер читкә каерылып көлеп тора җитмәсә. Юка баш! Ә Гөлия нишли ала? Ике нәни йодрыгы белән азгын Радикның калкан кебек калын, киң күкрәген төйде инде үзенчә... Шул чакта...
-
Сыңар алка (хикәя)
Аның бүген бөтен дөньясын җимерәсе килә иде. Шул ачу белән ул Гөләндәмне чәченнән урап тотып, ишегалдына сөйрәп алып чыкты. Шулчак капкага кемдер кагылгандай булды. Бу тавышка Сабир айнып киттеме, йомарланган кулларыннан хатынның чәчен ычкындырды...
-
Минем хатаны кабатлама (тормыштан)
– Әни-и-и, – диде килене еламсыраган, карлыккан тавыш белән. Ул икенче сүзен әйткәнче инде Гөлсемнең башыннан мең дә бер хәвефле уй үтте. Йә оныкларга, йә Райнурга нәрсәдер булган… – Әни-и-и, Райнурның йөргән нәрсәсе ба-а-ар. Ул миңа хыянәт итә икән бит…
-
Улымны ялгыз үстердем, аннары яшь егеткә кияүгә чыктым (тормыштан)
Җәй көне Тәскирә улы Хәлим белән Ыссык-Күлгә ял итәргә барды. Ул баласын ялгызы үстерә, Хәлим исемле сабыйга әти назы җитми инде. Әнисе аңа һәрвакыт таяныч булды, әмма бала ир-ат кулын, ир-ат җылысын барыбер тоярга теләде. Күл буендагы ял йортында алар өчен яңа дөнья ачылды. Улының күңеле шул көннән үзгәрде – Хәлим тиз арада дус тапты. Нәни малай Салих исемле егет белән кибет янында танышты...
-
Мин ялгыз түгел, мин ирекле!
Зөлфия эштән алып кайткан чәчәк букетын тәрәзә төбенә урнаштырды. Сентябрь җиле пәрдәне җилфедәтә, битенә салкын һава килеп бәрелә. 50 яшь… Бер уйласаң, тормыш башлана гына. Акыл кергән, йөрәк хисләре суынган, ялгышлардан ачы нәтиҗәләр ясалган. Зөлфия кулындагы телефонга килгән СМС-хәбәрләрне укырга кереште...
-
Яхшылык эшләгез – дөнья да яхшырыр (редакциягә килгән хат)
Бу өченче курста укыган вакыт иде бугай, 95нче еллар. Йөри торган кызым яныннан соң гына чыктым (яшь чак, аерыласы килми бит) һәм соңгы трамвайга да соңга калдым. Кайтасы юлым ерак, Компрессорныйдан Кольцога кадәр почти. Октябрь ахыры, карлы салкын яңгыр ява, юпь-юеш булдым. Төн уртасында кешеләр дә йөрми, бигрәк тә андый погодада кем чыксын. Атлыйм шулай тиз-тиз, йөгергәләп тә алам. Бер машина килеп туктады...
-
Үз балам (хикәя)
Тесттагы ике кызыл сызыкка карап, Гөлназ үзенең салкын таш идәндә утыруын да онытты. – Булырга мөмкин түгел! Юк! Юк! – дигән уй бораулады башын. – Ник нәкъ менә хәзер? Язмышның усал көлүеме бу? Кинәт исенә төшеп, Гөлназ сикереп торды да, көзгеле шкафны ачып, тагын бер тест алды. 10 ел эчендә мондый тестлар бик күп җыелды инде аның...
-
Гаилә корырга теләүче җаваплы ир-егетләр бармы бу дөньяда? (редакциягә килгән хат)
Үзем белән булган бер вакыйга турында сөйләмәкче идем сезгә, кирәк дип тапсагыз, «Әйтәм әле»дә бастырырсыз. Яшем утызга якынлаша, кияүгә чыгарга кирәк дигән фикер күңелне көннән-көн ныграк тырный. Төс-кыяфәтем зарланырлык булмаса да, үз тиңемне һич очрата алмыйм. Социаль челтәрләр аша да танышып карыйм үзе, очрашкан да булды. Менә берсе...
-
Үкенечле картлык
Ләйсән картлар йортында табиб булып эшли иде. Ялдан әби-бабайларын сагынып чыкты. Инде балага әйләнеп барган өлкәннәрнең рәхмәтле карашы, мәрхәмәте җанына рәхәтлек бирә кебек иде. Күптән йөрәгендә уелып калган яра да онытылып тора. Шуңа күрә дә эшен ярата ул. Шул көнне директор аңа яңа әби килгәнен хәбәр итте. Ләйсән шул әби белән танышырга китте. Бүлмә ишеген ачып керүгә үк аны танып алды. Әби дә Ләйсәнне күргәч, карашын аска төшерде...
-
«Мәхәббәт бер генә булырга тиеш һәм гомерлеккә» (редакциягә килгән хат)
Бу хәл бик күп еллар элек булган. Һәм ул вакытларда заманы да, әхлак-тәрбия дә башка. Вакыйга сугыштан соң, авылда бара. Анда кара чәчле, коңгырт күзле татар чибәре Зөһрәне чанага утырталар да, урлап китәләр. Мондый хәлнең булырга мөмкинлеге турында уйлап та карамаган кыз кычкырырга да өлгерми. Файдасы да булмас иде. Зариф атларын куалый, авыл артта кала...
-
«Әрәмтамак белән яшәп туйдым. Аерылырга теләвемне генә аңламыйлар...» (тормыштан)
Мин хәзер аерылышырга гариза бирдем. Тик минем якыннарым, дусларым-танышларым моның сәбәбен аңлый алмый. Бер дигән иремнән китәм, имеш! Бөтенесе сүз куешкандай беравыздан: «Ярый, ирең сине кыйнаса, җәберләсә – бер хәл. Күпләр шуңа түзә, укалары коелмый, түзеп яшиләр әле», – ди. Ә мин ниндидер ахмаклык уйлап чыгарганмын икән. Сәбәбе гади...
-
Көзге сагыш (хикәя)
Аның гомере гастрольләрдә, театр сәхнәләрендә үтә, өенә кунарга гына кайта иде. Пенсиягә чыккач кына Сафия ялгызлыкның нәрсә икәнен аңлый. Тора-бара аның исемен тамашачы оныта, театр коллективы да 1 октябрьдә – Өлкәннәр көне уңаеннан гына искә төшерә. Ә бит Сафия яшь чагында акыллырак булса, гаилә корып, балалар үстерә алган булыр иде, вакытын оныклар тәрбияләргә багышлар иде. Ялгызлык ачысын татымас иде. Әгәр сөйгәне ташлап китмәсә...