Әти белән бала арасына керү – иң түбән әшәкелек (редакциягә килгән хат)
Бер көнне минем өчен бик ямьсез күренешкә тап булдым. Ул шуның кадәр күңелемдә начар дуен булып утырып калды, менә редакциягә шалтыратып, уртаклашырга һәм шул уңайдан фикеремне җиткерергә булдым. Уйландырырлык, гыйбрәт алырлык язмалар бирәсез «Яшел Үзән»гә, минекен дә хат итеп бастырсагыз, әйбәт булыр иде...
Фото: ясалма интеллект
Бер көнне эштән кайтып барам, каршыга кулына туңдырма тоткан, күзләре янып торган, бәхетеннән сикергәләп 6-7 яшьләрдәге кыз килә. Башта кызны гына күрдем, чөнки ул менә шул бәхетле булуы белән күзгә ташланды. Артыннан әнисе белән дәү әнисе дә атлый икән. Һәм үзем дә теләмәстән аларның сөйләшүләре, дөресрәге, әбисенең кызны шелтәләве шаһиты булдым:
– Ул сиңа туңдырманы алимент түләмәс өчен сатып ала, ә син беркатлы чебеш, авызың колакта!
Кыз, әтисен яклап, шундый күкрәк тавышы белән:
– Юк, аның өчен түгел! – дип кычкыра.
Ә әбисе усаллык белән: «Әйе, әйе! Нәкъ шулай!» – ди. Кызның әнисе, боларны сүзсез генә тыңлап бара һәм хихылдый... Аннары ниләр әйткәләшкәннәрдер, мин инде аларны узып киттем. Әмма бу шундый күңел кайтаргыч күренеш булды. Өйгә кайткач та тынычлана алмадым. Кыз баланы жәлләдем.
Дәү әнисенә нигә дип балага шулай алдаларга иде? Хәзер ул алимент аңа туңдырма алып бирү-бирмәүгә бәйле дип уйлаячак. Нигә инде шул рәвешле әти кешегә бала күз алдында пычрак сыларга? Ярар, кызыгызның ул ир белән бәхете булмаган, аралары ни сәбәпледер өзелгән (сезнең гаеп белән түгелме икән әле), нигә дип оныгыгызны әтисенә каршы котыртырга? Чит гаилә хәлләре миңа караңгы, әмма әти белән бала арасына керү – бу дөньядагы иң түбән әшәкелекләрнең берседер, мөгаен.
Оныгыгыз өчен ул, әнисе кебек үк, иң якын кеше. Кыз бала бигрәк тә әтисен ярата әле. Аның нинди булуына карамастан! Ә сез, дәү әниләр, өметләрегезне акламаган киявегездән үч алу белән артык мавыгып, бала хис-кичерешләре турында онытып җибәрәсез. Әтисе белән әнисе аерылышу стрессына тагын да керосин өстисез, болай да яралы йөрәгенә тоз сибәсез. Моны эшләү өчен, оныкны ни дәрәҗәдә күралмаска кирәк?! Әйе, әйе, үзегезне һәм кызыгызны яратасыз, ә әтисе алып биргән туңдырмадан да бәхетле булган оныгыгызны, кызыгызны бәхетсез иткән ирдән үч алу өчен кулланасыз.
Мин үзем дә кыз бала анасы. Шулай булуга карамастан, һич кенә дә әлеге ханымнар яклы буласым килми. Киресенчә, кем һәм нинди ир икәнлеген дә белмәгән килеш, кечкенә кызчыкның әтисен яклау теләге туды. Бәхәсләшмим, бәлки, ир, гаилә башлыгы буларак начардыр. Ләкин, әти буларак – яхшыдыр, дип уйлыйм. Югыйсә, кызы аны дәү әнисе алдында шулай якламас иде.
Нәрсә әйтәсем килә (моны үзем өчен дә гыйбрәт итеп алам): ир белән хатын арасында ни булмас, әмма баланы беркайчан да әнисе яки әтисенә каршы котыртырга, аерылышкан парларның бер-береннән үч алу коралы итеп кулланырга ярамый. Яратсын икесен дә! Баланың да, әле кечкенә булуына карамастан, тере һәм хисләргә бай, фикерләү сәләтенә ия һәм бик күп олылардан акыллырак булуын онытмагыз! Менә шул.
Райондашыгыз, Фидания дип белерсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев