Иҗат рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чегән димәссең дә (редакциягә килгән хат)
Без чегәннәрне ялтыр-йолтыр әллә нинди киемнән, башларында яулыктан һәм кара чәчле, шапшаграк халык итеп күрергә гадәтләнгән. Күптән түгел безнең күршеләр фатирларын сатты. Ике балалы яшь гаилә алды һәм безнең күзаллавыбызны йөз сиксән градуска үзгәртте дә куйды болар. Чегәннәр булып чыкты! Үзләре әйтмәсә нинди милләт вәкилләре булуын, мәңге белмәс идек...
-
Бертуган апам миннән үз баламны теләнә...
Мин үземнең бертуган апамнан кача башладым, чөнки ул тиле кеше кебек кылана башлады. Хәер, мин аны баштарак та адекват дип әйтә алмыйм инде, тик хәзер бөтенләй әллә нинди сәер нәрсәләр майтарыла башлады. Апам миннән бер баламны аңа бирүне сорый... «Ике бала белән авыр, дип әйтәсең бит! Әйдә, берсен миңа бир!» – ди.
-
Көзге сөю кадере (хикәя)
Хәерлегә булсын – йөрәге яшь чактагыдай ашкыныпмы ашкына. Соңлап килгән сөюен Кәбирә чын, беренче мәхәббәте итеп кабул итте. Әллә булды беренче ире белән икенчесе, әллә юк! Берничә ай буена язышкач, алар очрашырга карар кылдылар...
-
Эчке дөньяң матур булсын! (редакциягә килгән хат)
Ә кызлар?! Әстәгыфирулла! Урамда очраган һәр унынчысын җыеп бер рәткә тезеп бастырсаң, игезәкләр диеп уйлыйсың. Ирен күпертеп, каш-керфек ясатып, чәчләрен бер төсле карага буяп бер фабрикадан чыгарылган курчакларга әйләнделәр, чистый. Эстрадабызда да берничә җырчыны бергә җыйсаң, бертуганнар кебек. Шуны матур диеп уйлыйлармы икән?
-
Хатын кармагы (хикәя)
Габид «ягымлы тавыш»ны шимбә көнне «Казан» ресторанына кичке аш ашарга чакыруын да сизми калды. Каршы яктан телефон уңай җавап бирде. Мәсьәлә көтелмәгәнчә һәм бик ансат хәл ителде. Хәл ителде дә бит, тик Габидны шикләнү-куркулар бораулый иде. Хатын сизсә нәрсә булыр? Ул «өй прокуроры»ннан бернәрсә яшереп булмый. Шерлок Холмс белән бер Хәлимә...
-
«Улын гүргә кертте...»
Шулай итеп Рәдиф эчүгә сабышты. Бар нәрсәдә дә әнисен гаепләде. Нәсимә апа торган саен ешрак бүлмәсенә кереп яшеренә башлады. Улы аек булган сирәк мизгелләрдә аңа гел бер сүзне кабатлап торды. «Әниеңнән башка сине беркем дә аңламый, әниеңнән башка син беркемгә дә кирәк түгел, улым», – дип тәкрарлады...
-
Төпчек бала (хикәя)
«Әни, син... Ничек? Кайда? Ә бала?» Баласын калдырганнан бирле йөзендә кан әсәре калмаган хатын кинәт кызара башлап җавап бирде: «Кы-зым, мин аны кырда калдырдым. Бар саны сау-сәламәт туды, тик ул интекмәсен, кызым... Кы-зым, әтиең үлгән». Өзек-өзек чыккан сүзләрдән ике куркыныч хәбәр ишетеп, яшүсмер кызның акылы томаланды. Кулындагы оекбашы идәнгә төшеп китте. «Әни, ни сөйлисең?»
-
Басынкылык турында (редакциягә килгән хат)
Поликлиникада табибка минем анализым ошамады. «На всякий случай» Казан хастаханәсенең урология бүлегенә юллама язып бирде. Иртәгәсен шунда юл тоттым һәм салып та куйдылар. Нигәдер бүлек персоналы миңа бөтенләй битараф иде. Берничә көн шулай яттым, яныма килүче юк, бернинди дәвалану билгеләмиләр, анализлар алмыйлар һәм медицинада тиешле башка төрле гамәлләр кылмыйлар...
-
Мәхәббәт камил булмый (гыйбрәтле язма)
Кызы елап, әнисе янына бакчага килгән. – Ни булды, нигә елыйсың? – дип сораган әнисе һәм өстәл артына чакырган. – Аңлыйсыңмы, әни... Мин мәхәббәткә ышанычымны югалттым, – кыз күз яшьләрен сөртә башлаган, – мин аны яратам да кебек, әмма кайчакта ул үзен шулай тота... Әрләшкән чакларыбыз да бар...
-
Бәрәкәтсез машина (хикәя)
Камил бер юлга карый, бер күзләрен йома. Ныграк ача да, тагын йома. Соңга таба малайның күзләре озагракка йомылды. Ә уянганда инде соң иде. Машинасы белән баганага килеп керде ул...
-
«Улым үзеннән карт кызга өйләнмәкче була...» (киңәш кирәк)
Мин бит инде әтисе белән акыллы, тәртипле кыз булсын дип телим. Ә бу!!! Каян тапкан ул аны! 30ны узган инде. 5 яшьлек баласы да бар икән. Инде ярар, мин инде анысы белән дә килешер идем, тормышы барып чыкмаган, дияр идем. 30 гына булса икән әле аңа. Аннары кияүдә булып тапкан булса икән баласын. Юк, кияүдә булмадым, ди...
-
Мин авылга ир эзләп кайтмадым (язмыш)
Бу тормышта кеше алда ни көтәсен бер дә белми бит ул. Минем белән дә шулай булды. Авылда туып, үсеп, шунда яшьлек гыйшыгы белән янып шәһәргә чыгып киткән кызларның берсе мин. Шәһәргә киттек тә, аның кырыс, мәрхәмәтсез кагыйдәләре җанны этте! Әллә безне, авыл балаларын ул таш калалар кочак җәеп каршы алдымы? Әй, әле дә тәннәрем чемерди...
-
Аллаһка юл (гыйбрәтле язма)
Бер эзләнүче карт мулла янына килеп: – Минем Аллаһка юл табасым килә. Ярдәм ит миңа! – дигән. Тегесе аңа игътибар белән караган да: – Башта миңа шуны әйт: синең кемне дә булса яратканың булдымы? – дип сораган.
-
Баланың баласы балдан татлы (редакциягә килгән хат)
Улым минем белән, бер ай инде, сөйләшми. Чөнки мин килен белән аралашам. Барысын да аңлыйм, начар аерылыштылар. Кайсы ир хатынының аны башкага алыштыруын кичерсен? Әмма мин аңлы рәвештә улым ягына басмаска карар иттем: аны яклап сүз әйтмим, киңәшләр бирмим, киленне яманлап сөйләмим – гомумән, аерылышулары темасына сүз кузгатмаска тырышам. Улым шуңа үпкәли. Ә минем әнисе белән яшәүче бик нык яраткан оныгым бар һәм минем аның белән аралашасым килә...
-
Аида (хикәя)
Йөрәге таш булып катты Аиданың, күзеннән сыңар бөртек яшь тә чыкмады. Һәм менә ничә көн буена күз алдында бары шушы сөйләшү һәм хөкем карары: «Сез беркайчан да бала таба алмаячаксыз»... «Сез беркайчан да бала таба алмаячаксыз»...