Ниһаять өйләнә, дигәндә... (редакциягә килгән хат)
Бер ел тирәсе бергә яшәгәч, улым сөйгәненең балага узганын белә. Бәхете эченә сыймаган иде шул чакта, шатлыгын тизрәк безнең белән уртаклашты. Иртәгәсен кибеткә йөгергән йөзек белән чәчәкләр алырга. Тәкъдим ясарга карар иткән... Әмма... Әмма өйләнешүләре турында сөенечле хәбәр җиткерәсе урынга...
Фото: ясалма интеллект
Әссәламәгаләйкүм, «Яшел Үзән» редакциясе хезмәткәрләре. Газетаны, 82 яшьтә булса да, әни алдыра, ә без аның артыннан укыйбыз, кайвакытта бергәләшеп. Аннары фикерләшеп, хәтта, кайбер язмалар буенча бәхәсләшеп тә алабыз. Хатларны укыгач, кемнедер гаеплибез, кемнедер яклыйбыз, гаҗәпләнәбез, гыйбрәт алабыз.
Менә үзебезнең гаиләдә дә күңелсез хәл булды. Уйладым да, ә нигә әле күңел зарларымны уртаклашып, миңа да хат язып салмаска, дигән фикергә килдем. Әни дә хуплады. Үзебез язган хатны газетада уку ничек булыр икән, дип, көлеп тә куйды.
Ирем белән ике кыз, бер ул тәрбияләп үстердек. Кызларыбыз, шөкер, тормышлы, оныклар бүләк итте, ә улыбыз утызга җитте инде, һич тиң ярын таба алмый. Инде шушы хәлдән соң бөтенләй хатын-кызлар ягына борылып та карыйсы килмәс дип куркабыз.
Улым озак вакыт бер кыз белән очрашып йөрде һәм ел ярымнан соң кыз улым фатирына күченеп килде. Улым чынлап торып гашыйк булды. Моңарчы берсен дә фатирына чакырмый иде. Миңа да ошамады берсе дә. Дөресен генә әйткәндә, монысына да баштан ук күңелем ятмады. Улыма үз фикеремне җиткердем. Әмма ул миңа кысылмаска, башка аның тормышына тыкшынмаска кушты. Ярар, тыңладым. Тиздән утызын тутыра, өйләнсен генә, рас үзенә ошый, дигән карарга килдек ирем белән. Аерым торалар, ярар. Улыбызга өченче ел фатир алырга булыштык. Кызы, яшәргә киләм дигәч, ремонт ясадык, кухня гарнитуры, кер юу машинасы алып куйдык. Әлегәчә күбрәк безнең янда торгач, кирәк санамаган иде. Әллә нигә бер генә кунгалады үз фатирында. Сөеклесен бөтен уңайлыклары әзер, чиста фатирга кертте инде. Ярар. Яши башладылар шулай.
Әмма «килен»ебезнең сәер яклары күзгә ташлана башлады. Без аларга барып керү белән, җыена да чыгып китә бу, бөтен кыяфәте белән безгә ихтирамсызлыгын күрсәтә. Без дәшми генә бу кыланмышын да «йоттык», чөнки улыма алар арасына тыкшынмаска сүз бирдек.
«Кешенең әшәке киемнәрендә казынырга ярамый» диләр, ә монда казынырга да кирәкми иде. Килен керләрен машинага тыгар алдыннан, агын-карасын бергә салып, тазда җебетә. Ул шулай атналар буе тора, суы лайлага әйләнеп, кере сасып бетә... Ванналарына кул юарга кергәч, бу сасы ис каян килә икән, дип карагач, күрдем бу хәлне. Улымнан сорадым, ни бу, дип. Ул әйтте хатынының керне гел шулай «юганын». Менә шундый сәерлекләр бит күрмәсәң дә күзгә ташлана. Дәшмәскә кушты. «Әни, яши-яши өйрәнер барысына да», – диде.
Соңга таба эшендә бик еш тоткарлана башлаган бу, киенүләре, кыланмышлары бернинди рамкаларга да сыймый башлаган. Боларны улым аннары сөйләде, башта белмәдек. «Үзен бик вульгарно тота башлады», – диде.
Бер ел тирәсе бергә яшәгәч, улым сөйгәненең балага узганын белә. Бәхете эченә сыймаган иде шул чакта, шатлыгын тизрәк безнең белән уртаклашты. Иртәгәсен кибеткә йөгергән йөзек белән чәчәкләр алырга. Тәкъдим ясарга карар иткән...
Әмма... Әмма өйләнешүләре турында сөенечле хәбәр җиткерәсе урынга, әрнү-рәнҗеш тулы тавыш белән: «Әни, хатын-кыз ничек шулай булдыра ала?! Ничек кулы күтәрелә шундый эшкә?!» – дип елады.
Хатның дәвамын газетабызның №43 (2025 ел) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев