Хатын-кызлар гаиләне саклау сәләтен югалтты (редакциягә килгән хат)
Килен баш булырга, улымны ничек тели – шулай бөгәргә төрлечә тырышып карады. Көн саен чәрелдәү, тавыш, гауга, гаепләүләр, ашарга пешермәү, кер юмау, өй җыймау – барысы да булды. Әйтәм бит, улымның түзәрлеге калмагач кына аерылышты. Без дә гаиләләре таркалуга каршы тордык, бәлки яши-яши үзгәрер, дидек. Юк инде, үзгәрә торган түгел. Менә хәзер, аерылышканнарына бер ел була инде, һаман тынычлана алмый. Үч ала...
Фото: ясалма интеллект
...Газетаның үткән саннарының берсендә, нигә һаман хатын начар, килен гаепле икән ул, темасына язылган хат чыккан иде. Инде шуңа җавап итеп, гел алай түгел шул, ир һәм кияү начар очраклар да бик күп, дип, икенче көнне үк язармын дигән идем, һич вәгъдә җитмәде. Менә, ниһаять, кулыма ручка, алдыма оныгымның чиста битләре әле күп калган былтыргы дәфтәрен алып, утырдым.
Бер уйласаң, шаккатмалы хәл инде, әйеме: әниләр, безнең заманнарда аерылышу бик начар нәрсә, бөтен нәсел-нәсәп өчен авыр хәл буларак кабул ителә иде. Аерылышмас өчен җан талаша, бик күп нәрсәләрне кичерә, күз йома идек. Хәзергеләр уйлап та бирми! Юк кына сәбәп аркасында тавышланалар да, шуны күпертеп, зур проблемага җиткерәләр һәм озак та уйлап тормыйча, аерылышалар.
Үзем дә хатын-кыз, хәзерге нәфис затлар гафу итсен, әмма сез бик түземсез, чебен тими чер итәрләр хәзер. Элек ник гаиләләр гомерлек булган? Чөнки хатын-кызлар түзем һәм сабыр булган, ирне – ир итеп, санлап, хөрмәт итеп яшәгән. Шуңа гаиләдә тавыш-гауга да сирәк булган. Ә хәзергеләр аерылышкач та тынычлана алмый. Аралар өзелгәч, бик сирәкләр генә, бер-беренә карата хөрмәт дию бик көчле инде, дустанә яки, һич югы, кешелекле мөнәсәбәтләр саклап калырга сәләтле. Битарафлык яки салкынлык булса ярый әле. Ә бит еш кына, яратышып өйләнешкән кичәге ир белән хатын, һәр җай чыккан саен бер-берсен пычрак белән коендыра. Бу бигрәк тә, кабат шул хатын-кызларга кагыла. Ирләр арасында да булгалыйлар инде андыйлар, әйтмим.
Хатын-кызлар, үзләренең хаклы булмауларын белә торып та, ирләрне барлык гөнаһларда гаепләргә ярата. Ә үз гаепләрен тану – что син!
Балалар еш кына ир-атка басым ясау рычагына әверелә, чөнки күпчелек очракта суд аларны әниләренә калдыра, ә тегеләр моны белә һәм бик актив куллана. Еш кына аерылган хатын, элекке иреннән бөтен үпкәләре өчен, шул баланы кулланып үч ала. Аңлы рәвештә аны әтисенә каршы котырта: «Әтиең җавапсыз, эчә, ялкау, сине яратмый, яңа гаилә корды да сине онытты», – ди.
Үч алуның тагын бер ысулы – баланы әтисе белән күрештермәү. Хәтта шантаждан да җирәнмиләр. Менә минем улым боларның барысын да башыннан кичерде. Әле «килен» кан эчүнең тагын нинди юлларын уйлап табар. Ул яктан алар әнисе белән бик оста. Килен гаилә башлыгын кем дип тә исәпләмәгән мохиттә үскән кыз һәм барлык ирләр дә шундый булырга тиеш, дип уйлый. Кодабыз, бичара, ничек түзеп яшәгәндер, белмим. Йомшак инде ул, йомшак. Ә минем улымда характер бар, чын ирләрчә. Үзен хөрмәт итмәгән, санламаган хатын белән мәңге түзеп яшәмәячәк. Башта бала хакына түзде инде, әмма артык булдыра алмады. Тынын да чыгара алмый торган чүпрәккә әйләндерергә юл куймады. Килен баш булырга, улымны ничек тели – шулай бөгәргә төрлечә тырышып карады. Көн саен чәрелдәү, тавыш, гауга, гаепләүләр, ашарга пешермәү, кер юмау, өй җыймау – барысы да булды. Әйтәм бит, улымның түзәрлеге калмагач кына аерылышты. Без дә гаиләләре таркалуга каршы тордык, бәлки яши-яши үзгәрер, дидек. Юк инде, үзгәрә торган түгел. Менә хәзер, аерылышканнарына бер ел була инде, һаман тынычлана алмый. Үч ала. Чөнки улымның яхшы хезмәт хакыннан коры калды. Әле, ни тели – шуны алып кия, ни тели – шуны ашый иде, дигәндәй. Ә оныгыбызга бөтен кирәк әйберне алып торабыз. Алимент әз түләнә, чөнки улымның рәсми хезмәт хакы зур түгел, килен шуңа котырына. Кулына акчалата бирмибез. Оныкны тулаем без тәэмин итәбез. Улым айга бер бөтен продуктларны алып барып бирә, җиләк-җимеш, яшелчә гел алып торабыз. Кием-салым, мәктәп чыгымнары да безнең өстә. Әйтерлекләре юк.
Әй, Аллаһ, барлык балалар да әти-әнисенең пар канаты астында үссен иде дә бит! Гаилә кыйммәтләре башка шул хәзер. Хатыннарга байлык, ирләргә өйдә җылылык, тиешле мөнәсәбәт, балаларга мәхәббәт җитми. Хатын-кызлар зирәклекләрен, йомшаклыкларын, гаиләне саклый белү сәләтләрен югалтты. Менә шул.
Исемемне дә, авылымны да күрсәтмим, ачуланмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев