Үз тапкырлыгыма үзем шаккаттым (редакциягә килгән хат)
Мәктәпне тәмамлагач, 1973 ел бу, киттем Казанга педагогия институтының химия факультетына укырга керергә. Күзләремне йомдым да, киттем. Керә алачагыма бер тамчы да ышанмадым үзем, чөнки русчам да ташка үлчим дәрәҗәсендә генә, белгәнемне дә чатнатып аңлаешлы итеп сөйләп бирерлек түгел. Әмма химияне мәктәптә бик яраттым. Документларны тапшырып кайттым һәм күпмедер вакыттан соң имтиханнар бирергә киттем. Беренче имтихан...
Фото: ясалма интеллект
...Хәзер мәктәпләрдә һич галәмәт инде укулар. Сентябрь башыннан ук имтиханнар дип, балаларның гына түгел, әти-әниләрнең дә башларын әйләндерәләр. Бер атналар элек кызым ата-аналар җыелышыннан оныгым өчен коты очып, кызарынып-бүртенеп кайтты. Оныгым быел тугызны бетерә. Шунда аларның икесенең дә кәефләрен күтәрү өчен үземнең башымнан узганны искә алып, көлдереп алдым. Менә редакциягә дә шалтыратып сөйләргә булдым әле, бәлки сүзләремне язып, газетада да бастырырсыз.
Мәктәпне тәмамлагач, 1973 ел бу, киттем Казанга педагогия институтының химия факультетына укырга керергә. Күзләремне йомдым да, киттем. Керә алачагыма бер тамчы да ышанмадым үзем, чөнки русчам да ташка үлчим дәрәҗәсендә генә, белгәнемне дә чатнатып аңлаешлы итеп сөйләп бирерлек түгел. Әмма химияне мәктәптә бик яраттым. Документларны тапшырып кайттым һәм күпмедер вакыттан соң имтиханнар бирергә киттем. Беренче имтихан, аяклар калтырый, билетны алып, кереп утырдык. Анда язылган ике сорауның берсенә генә беләм җавапны. Мин әйтәм, беттем, дим, бирә алмыйча кайтып китәргә туры килә инде. Чиратым җитте, фамилиямне әйтеп чакырды. Профессор каршына барып утырдым һәм батырлыгымны җыеп: «Икенче сораудан башласам ярыймы?» – дип сорадым. Ул бераз гаҗәпләнде, әлбәттә, йөзенә чыкты. «Аермасын күрмим, ярар, икенчесенә җавап бир алайса», – диде. Белгәнемне сөйләп утырам. Шул вакытта бер ир кереп (шулай ук, шунда укытучы), профессорны кафедрага чакыруларын әйтте. Чыгып киткәндә яңа кергәненә: «Алайса бу кыздан имтиханны алып бетер, ул бер сорауга җавап бирде», – дип әйтеп калдырды. Мин башта югалып калдым, аннары яңадан шул ук икенче сорауга җавапны чатырдатып сөйләп бирдем. Үз чиратларын көтеп утыручылар күзләрен шарландырып, авызларын ерып калдылар, мин «бишле» алып, үз кыюлыгымнан үзем шаккатып, чыгып киттем. Калган имтиханнарны да бирәсе авыр булмады, җитәрлек балл җыеп, кердем. Аллаһ Тәгалә шулай язгандыр инде, җиңеллекләрен дә бирде. Аннары минем белән укучылар гел көлеп искә алдылар минем ул тапкырлыгымны.
Ул заманнарда барыбер җиңелрәк иде. Хәзергеләр кебек нервыланганыбыз булмады. Үзебез укыганда да, балаларыбыз үскәндә дә. Менә оныкларга эләктееее... Нигә дип шуның кадәр катлауландыралар икән ул укуны? Менә мин, Ходайга шөкер, җитмешкә җиттем, шул заманда алган белемнең дә чиреге кирәктеме икән тормышта? Әәәй, катырып та карыйлар башларын балаларның! Шуның кадәр нагрузканы ничек күтәрсен хәзерге болай да психикалары какшаган яшьләр?! Куркуларыннан, әнә, үзләренә кул салучылар да бар бит, Аллаһ сакласын!
Хәзер миңа туры килгән кебек бәхет елмайсын иде һәммәгезгә, дип тә теләп булмый, билет алып, җавап әзерләү юк шул. Шпаргалкалар да куллана алмыйлар – күзәтүчеләр, камералар бар. Абббау ла, шуның кадәр кырыс шартларда бирәләр имтиханнарны хәзер. Соң, шуның кадәр белемне башка сыйдыру өчен робот булырга кирәк. Бөтен уку программасын ничек башта тотып булсын?! Ярый ла укытучы үз фәнен генә белә, ә укучыларга барлык фәннәрне белергә, өйрәнгәнне хәтердә сакларга кирәк. Ул билгеләрне хәзер баллар белән куялар тагын. Анысы бер могҗиза. Минем аптырауларымның чиге юк инде, ярар, туктыйм. Безнең заманнарны сагынып кына сөйләргә калды. Чынлап та, коммунизмда яшәп калганбыз икән, белмәгәнбез генә.
Сәрия Шакирҗанова. Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев