Килен төшкәндә (хикәя)
Ул капкага таба борылды, сәнәк сабына ияген терәп, көмәнле хатынга текәлде. Бераздан гына, хатынны эчкә узарга кыстап, багана артында күнитекле кеше таптануын күрде. — Кер инде, кер, Рәйханә, нигә куркынып калдың? Әйтәм ич, әти-әниләр әйбәт кешеләр минем... Пәрәмәч, Фаяз тавышы бит, Гафиятнең төпчек малае кайткан ич...
Кичә процентка печән бүлделәр. Аны башта механизаторларга, терлекчеләргә ташыдылар. Гафият кебек төрле эштә йөрүчеләргә төн уртасында гына чират җитте. Печәне кибеп бетмәгән, бу килештән өйсәң, күксер, маллар иснәп тә карамаячак аннары. Кайтуга ук төрле якка сәнәк-сәнәк ыргыткалаган иде аны Гафият, бүген таңнан торып, кечкенә өемнәргә кулын тыгып карады, шул аз гына арада да җылы сизелерлек булган иде. Печәнне ул төз лапас өстенә сыйганча менгерде, калганын агач бакчасы рәшәткәсе буена таратты, ишегалдының яртысы буш, мал-туар шул читтән йөреп торыр. Көн кызу килә, бәлки, бүген үк кибеп тә өлгерер һәм, кичке дым тартканчы, җыеп өярлек тә булыр.
Кечкенә капканың келәсе күтәрелгән тавыш ишетелде. Гафият, кайсы йөри икән таңнан, дип, капка ягына карады. Урам якта бер хатын тора иде. Ни керми, ни чыкмый, баскан урынына берегеп каткан, Гафияткә шикләнеп-куркып карый, күзләре шар кадәр, ә буе орчык хәтле генә үзенең. Бала тудыру йорты дип белдеме икән әллә бу апай безнең өйне или же фатирга кермәкчеме, дигән уй туды Гафиятнең башында. Ул капкага таба борылды, сәнәк сабына ияген терәп, көмәнле хатынга текәлде. Бераздан гына, хатынны эчкә узарга кыстап, багана артында күнитекле кеше таптануын күрде.
— Кер инде, кер, Рәйханә, нигә куркынып калдың? Әйтәм ич, әти-әниләр әйбәт кешеләр минем...
Пәрәмәч, Фаяз тавышы бит, Гафиятнең төпчек малае кайткан ич.
Әмма ул солдат улын каршыларга ашыкмады, чөнки ниткән тамаша соң әле: ачуың да килмәгәе, кеше йоткан бу бәләкәй хатынның Фаязга ни катнашы бар да, нигә ул, миңа нинди хөкем чыгарырлар икән, дип, ялварып-мескенләнеп басып тора. Капкадан керде дә тагын туктады әнә.
— Әти, исәнме! Кайттык без... – Фаяз, командирга рапорт биргәндәй, әтисе янына төз-төз атлап барды һәм, чемоданын җиргә куеп, күрешергә кулын сузды.
Бәрәкалла, «без», диде малае, димәк, чит кеше түгел икән бу хәзинәле түтәй, дип уйлады Гафият.
— Кемнәр ул – сез? – Ул халәтен үзгәртмәде, куллары белән сәнәк сабын кысып тоткан, ияге һаман да сәнәк сабы очына терәлгән.
— Менә... мин һәм минем хатыным Рәйханә, сезнең киленегез... – Фаяз фуражкасын салды, хатынын әтисе күрмәслек итеп гәүдәсе белән каплады.
— Килен? – дип йөзен җыерды Гафият, озын кара мыегын уйнаткалап алды. – Безнең киленебез юк хәзергә, ә синең хатының бардыр, бәлки. Безнең хәзергә кияүләребез генә бар, синең ике җизнәң.
Өйалды баскычыннан Җиһания төшеп килә иде. Ул инде төшенеп алган, күрәсең, ире кебек кызмады, Фаяз белән ике куллап күреште һәм:
— Исән-сау кайттыңмы, улым... – дип, малаеның аркасыннан сөйде. – Кайттыгызмы...
— Әни, менә минем... – дип әйтә башлаган иде Фаяз, әмма аны әтисе бүлдерде.
— Исән дә, сау да бердәнбер малаең! Хәтта бирнә белән кайткан!
— Җитәрче сиңа! Тузынмачы! – дип, ирен туктатты Җиһания. – Хатын-кызга шундый чакта авыр сүз әйтергә ярамаганын да белмисең, ичмасам. Карт башың белән кирегә сукалап торасың! Әйдә әле... ә-ә...
— Рәйханә, – диде килен кеше. Аның авыз читләре калтырана, күзләре мөлдерәмә тулган иде.
— Рәйханә килен, өйгә кергәч, барысын да аңлашырбыз, Алла боерса.
— Килен, килен, имеш! – Гафият мыгырдавын дәвам итте. – Киленне аяк астына йомшак түшәк салып, сөенеп каршылыйлар иде элек.
— Мин көенәм мәллә?! Мин дә сөенәм ич!
Җиһания Рәйханәгә, барысы да көйләнер, дигән мәгънәне аңлатып, күз кысты. Кайнанасының әлеге ишарәсе Рәйханәгә иң зур бәхет иде хәзер. Ошатмасагыз, кире китәм, дип кырт борыла алмый иде ул бу хәлендә. Монда аның кыерсытырга беркемгә дә юл куймаячак ире бар, монда аның менә хәзер яхшы күңелле кайнанасы булырга тора.
— Ә түшәкне бусага төбенә салырмын, Гафият, – дип иренә исеме белән эндәште Җиһания. – Килен төшүенә хәстәрләгән йомшак түшәгем бар минем. – Һәм ул Рәйханәне кочагына тартты. Килен балакай аның куенында ана җылысын тойды, кайнанасының кулын күкрәгенә алып кысты.
Әнисенең Рәйханәне үз итеп каршылавы моңарчы башын түбән иеп, сүзгә катышмыйча басып торган Фаязны йокысыннан уяткандай итте.
– Бөтен хикмәт Рәйханәне йомшакка бастыруга гына терәлгән икән, хәзер әмәлен табабыз аның, әти! – диде ул кычкырыбрак, һәм Рәйханәнең аяк астына бер кочак печән китереп салды.
Рәйханәнең йөзенә бүген беренче тапкыр елмаю җәелде. Ул печән өстенә басып тукталып торды да, салмак кына атлап әнкәсе белән бергә өйалды баскычына таба юнәлде, таш белән кизәнгән малайдан курыккандай, кайнатасы ягына борылгалап карады. Фаяз чемоданын күтәреп аларга иярде һәм, өс-башын да алыштырмыйча, өйдән әйләнеп тә чыкты.
– Тел бар үзеңдә, – диде аңа әтисе, хәзер генә сәнәк сабыннан ияген алып. – Эшләп түгел, сөйләнеп тормыш кормакчы буласыз, ахры, сез. Томаналар. – Ул сәнәген малае алдына җиргә кадады. – Мә, таратып бетер. Җилләтмичә-киптер- мичә печәнлеккә өярлек түгел. Кире төшереп таратырлык булмасын. Яратмыйм эшне кабат эшләргә.
Гафият, лапаска кереп, сүс бауга бер кочак каен утыны бәйләде, аны аркасына күтәрде, кулына пүләнгә чапкан балтасын да эләктерде. Бераздан Җиһания дә, чиләк-көянтәсен алып, бакча башындагы мунчага килде.
– Нишлиләр? – дип сорады хатыннан Гафият, мунча миче каршысында чыра телүеннән туктамыйча.
– Чөкердәшәләр. – Җиһаниянең сөйләү төсмерендә йортка киленнең көтмәгәндә төшүенә борчылу яки, Рәйханә алдында тәмле теллеләнеп, үзе югында аны тотнаксызлыкта гаепләргә җыену сизелмәде.
— Нишлиләр, дим!
— Чөкердәшәләр, дип әйтеп торам ич. Син генә ул, киреңә беткән, холкыңны тырпайтасың.
— Вәйт, томана! Нишлиләр, дим?!
— Чәй эчәләр! – диде Җиһания дә тавышын күтәребрәк.
— Шулай диген. Телеңә салынып, юлдан кайткан кешене ашатырга-эчертергә дә онытырсың син, югыйсә.
— Аларга, сыйдан бигрәк, якты чырай кирәк. Өстәлеңә тәмле ризык куеп, синең кебек йөзеңә кара пәрдә каплап, сырт кабартудан ни файда соң. – Җиһания иренә мич ырмавыннан шырпы алып бирде. – Юкка тузгыйсың бит инде, Гафият, кирәкмәскә тирәнгә керәсең. Үзеңә үк кыен булачак аннары кире чыгуы, үзең балалар алдында ныграк газапланачаксың. – Гафият каршы эндәшмәде, мичкә ут төртте. – Нишләмәк кирәк, куып чыгарып булмый аларны, үзең дә аңлыйсың. Мунча ягып, киленеңә хөрмәт күрсәтергә йөрисен бит әле менә.
— Мунча ягу гомергә минем эш инде. Ә бәлки минем үземнең мунча керәсем килгәндер, – дип, тагын кызып китә башлаган иде Гафият. Тик хатынының үзен тыныч тотуы тәэсир итте бугай, кинәт кенә тавышын акрынайтты: – Рәйханәне әйтәм, ничегрәк соң? Без үз итү белән генә түгел, безне үз итәр кебекме?
— Итәр, итәр, үз итми кая китсен! Болай инсафлы, итагатьле күренә, кулыннан да эш киләдер. Һөнәре да игелекле икән, медсестра, ди.
— Әти-әниләре нинди кешеләр икән, кодаларны әйтәм, безне тиң итәрдәйләрме икән? Алар да, без малайның өйләнгәнен белмичә калган кебек, кызларының кияүгә чыгуын сизмәгәннәрме әллә? Хәер, сизмичә булмагандыр, киленнең хәзинәсе, кем әйтмешли, күзгә күренеп тора.
Боларны Гафият сорау итеп әйтмәде, үзалдына сөйләнеп кенә куйды, чөнки кайнана килене белән бер күрешүдә генә боларны белергә ничек өлгерсен, ди.
Әмма Жиһания Рәйханәнең тормышы белән шактый хәбәрдар икән инде.
– Ятим икән безнең Рәйханә, әтисе-әнисе дөнья куйганда, медсестралыкка укый башлаган гына булган. Ата-анага бер генә бала булган үзе.
Бу хәбәрдән соң, малае белән киленен гафу итү ягына ныграк ауды Гафият авуын, ләкин күңелендәге төен чишелеп бетми нде.
— Шулай да мин аларны гафу итмим, – диде ул, алачык баскычына балта түтәсе белән суккалап. – Әлегә. Бәлки, малайның тәпиләтеп килен алып кайтуына соңрак килешермен дә, хәзергә риза түгел. Түгел! – дип кычкырып кабатлады Гафият, баскычтан калкып торган кадак башына сугып. Мескен кадак шома такта эченә ялт шылды. – Киленне тарантаска утыртып төшерә идек элек. Сине пар ат белән алып кайттык. Онытмаган булсаң. Хәзер заманы үзгәрде, атлар калмагач, киленнәр жиңел машинада гына элдертәләр, ә минем малайга-киленгә самосвалы да тәтемәде. Минем малайга, беләсеңме?! Байлыгы бүселергә торган Гафият малаена!
Ул, урта сукмак буйлап артыннан килүче хатынына борылып, аның йөзе каршында бармакларын җәеп кулын селкеде. Җиһаниянең моңа исе китмәде, иренең кулын этәреп кенә җибәрде.
— Көне буе эшлисең бар, Гафият, – диде ул аннары ипләп кенә. – Кулың хәзердән үк арымасын, яме.
Гафият өйгә кереп тормады, Фаяз һәм Рәйханә белән кабат очрашасы итмәде, иртәрәк булса да кыска саплы жиңел балтасын азык-төлекләре янына – кыршылган сумкага салды да, хатынына, гадәттәгечә: «Мин кузгалдым», – дип тә эйтмичә, эшкә китте.
Гаражлар янында кеше юк иде әле, миллек әзерләргә урманга барасы иптәшләрен ул шактый озак көтте. Машинага төялер алдыннан гына җыелган халыкка:
— Фаяз кайтты, – дип белдерде.
— Һи, шундый шатлыгың булгач, нигә эшкә барып йөрисең соң, Гафият абзый!
— Әлбәттә! Малаең белән чөкердәшеп өеңдә утырасы иде.
— Малайның чөкердәшер кешесе бар хәзер. Миннән башка да... – Әмма аның Фаязга һәм Рәйханәгә ачулануын сиздерәсе килмәде. – Өйләнеп кайтты Фаяз.
— Өйләнеп?! – дип аптырашып берьюлы сорады иптәшләре.
— Өйләнеп шул. Нигә шаккаттыгыз аңа? – Гафиятнең йөзендә бүген беренче елмаю күренде. Таңда йомшак печән өстенә басканда Рәйханәнең йөзен дә шундый сөенечле елмаю бизәгән иде. Киленнең йөзе шул яктылыгы белән күз алдына басты аның. – Рәйханә килен өметле җан иясе күренә, сыната торганнардан түгелдер. Доктор минем килен. Сырхап китсәгез, минем килен катында тез чүгәчәксез әле.
Гафият көрән эшләпәсен башыннан салып тезенә кидерде. Малаеның өйләнүендә гайбәткә урын калдырмас өчен, дилбегәне үз кулында кысып тотты. Әлегә сүзе өстен баруына канәгать булып, мыек чылгыйларын алмаш-тилмәш бөтерде.
— Туй ясыйбыз алайса. Ә, ни, Гафият кордаш, безнең барыбызны да, миллек бәйләүчеләрне, дим, чакырырсыңмы соң? – дип төрттереп алды бер агай.
— Тәртибегезгә карармын, эшегездә эленке-салынкы йөрмәсәгез, урыныгыз түрдә булыр, – диде Гафият, шаяртуга күчүне кабул итеп. Югыйсә кайберегез җиләкне миллек жыюдан татлырак саный. Эш тәмен белегез сез, тома... агай-энеләр. Эһем. Тик ике туй бергә булачак.
— Тагын нинди туй?
— Бәби туе.
— О-һо!
Гафият эштән кайтканда, Фаяз печәнне лапас авызына җыеп куйган һәм печәнлеккә ата башларга әзерләнеп тора иде.
— Кипте бу, әти.
Артык кибеп киткәнче жыеп дөрес иткән малай, югыйсә үләннең яфрагы коелып, шыр сабакка калыр иде, дип уйлады Гафият, әмма Фаязны үсендереп җибәрәсе килмәде, аңа бу турыда әйтмәде. Эш рәтен белә икән малай, өйләнү рәтен белмәсә дә. Ул печәнлеккә менде һәм Фаяз атканны түргә үк тыгызлап өеп барды. Алар эш бетергәндә караңгы иңә иде инде.
— Әниең кайда? Күренми.
— Мунчада. Кайтуга ук сиңа да барырга кушкан иде, әйтергә онытканмын. Без юындык инде.
— Печәнне өймичә мунча керер идеме әтиең? И-и томана! Нәрсә җебеп торасың монда? Солдат, имеш! – дип, сүзне кинәт бүтәнгә борды Гафият. – Кыяр, суган өз! Әниең мунчадан биш сәгатьсез чыкмый әле ул. Өлгерермен.
Алар баз өстенә керделәр. Гафият утны кабызды, такта ишекне эчтән келәгә элде, баз капкачы өстенә бер шешэ аракы утыртты, аннары стаканны, эченә өргәләгәннән соң, шешә янәшәсенә куйды. Фаяз аларны әтисенең каян тартып чыгаруын абайламыйча калды.
— Кабымлыгыңны чыгар, томана! – Гафият тәбәнәк урындыкка утырды, Фаязга астына куярга такта бирде. – Минем ресторан кәнәфие булыр бу. Сиңа анысы да артык, хәер. – Аннары стаканга аракы бүлде. – Күтәреп җибәр әле, солдат.
Ул үзенә дә стаканны тутырып салды, сөзеп кенә яртысын эчте, кыяр-суган белән томалагач, калганын да эчеп бетерде һәм стаканны шешә башына кидертте.
— Син, томана, ни кыланганыңны төшенәсеңме соң? Шундый хәл икәнен әйтеп, хат яза ала идеңме?
— Гаепле мин, әти. – Фаяз якасыз ак күлмәктән иде, кич салкыны сиздерә башлагач, чөйдәге иске пинжәкне алып өстенә элде. Әтисенә туры жавап бирүне беразга кичектерергә сәбәп тә булды бу. Тик барыбер сораудан кача алмый иде ул. – Яратам мин аны. Әйбәт кыз ул, әти.
— Кыздырылган кыз.
— Ну инде, әти! Әллә син теге... Язылышып яшәдек ич без, никахсыз түгел. Алдан әйтмәгән өчен син мине генә ачулан, Рәйханәне тиргәмә. Ут йотып утыра ул анда.
— Нигә дип мин аны ачуланыйм, ди?! Ачуланмыйм. Чөнки беркем дә түгел ул. Димәк, хакым юк чит кешене рәнҗетергә.
Гафиятнең, күзләрен зур ачып, пеләш башын югары чөя-чөя сөйләвендә аракы тәэсире сизелә иде инде. Аның күңеле йомшара төшүен абайлап, Фаяз:
— Көне буе бер сүз булды Рәйханәнең телендә, әткәй миңа гел шулай ачулы булырмы икән, ди. Авыр вакытында гына булса да өнәмәвеңне сиздермәсәң иде аңа, әти, – дип, тимерне кызуында сугарга теләде.
Гафият шешәне кулына алган иде дә, нидер уйлап, аны баз капкачы почмагына кире утыртты.
— Әткәй, диме? – Аның күзләре хәзер кысыла төште.
— Әткәй, ди! Ике сүзнең берсе – әткәй! Әткәй, дип гел кабатлап торырга риза инде ул.
Әмма, Гафиятнең акылы минутында кырык төрлегә үзгәрсә дә, аның салпы ягына салам кыстыруы ансат түгел. Моны, шәт, бер Җиһания генә булдыра аладыр.
— Томана, мине боламыкка санамакчы, әй! Мине юмаламакчы, әй!
Ул стаканга бер йотым чамасы аракы салды, аны эчмичэ кире куйды, малаена да бирмәде.
— Алайса, безгә фатир эзләргә кирәк инде.
— Нәрсә?!
— Бергә яши алмабыздыр инде болай булгач. Фатирга чыгарга кала. Колхоз ярдәм итәр әле. Тракторга утырырга бит исәбем. Рәйханә дә авылга кирәкле кеше.
— Мине хур итмәкче буласыңмы?! Юк инде, солдат иптәш, башка чыгарам мин сезне. Әмма йорт салып бирмим, йортны үзең җиткезәсең. Шулай диген Рәйханә киленгә... хатыныңа. Хәзергә монда сыябыз, йортны өлгерткәч, әти безне башка чыгара, диген. Ә колхозның синнән башка да карыйсы-кайгыртасы кешеләре булыр.
— Йорт житкезергә минем юнем юк ич.
— Ә-ә, юкмы?! Минем бар, хәтта акчам шактый ук, – диде Гафият, чалбар кесәсенә сугып. – Әйе, шактый. Шөкер.
Хәләл көчем белән тапкан. Үзең беләсең. Урлашмадым, алып-сатып йөрмәдем. Яшәр урының турында башта уйларга иде, солдат агайне. Әзергә хәзер булмакчы, колхоздан йорт салып бирүләрен сорамакчы, ә. Мин үзем, мәсәлән ки, өйләнгәнче йорт салдым. Әниең яңа өйгә килен булып төште. Вәйт ничек итеп өйләнәләр иде безнең заманда. Синең исә өстеңдәге киемең дә үзең. Киемең дә дәүләт бушлай бирган кием. Ансат хәл кыласың син мәсьәләне, ансат! Яраттым да яратам, янәсе. Кем яратмаган, дисең? Әниеңә, кич очрашкач, өйләнешмәгән чакта әле, йортны күрсәтер идем, бүген фәләнне эшләдем, бәяңне бир, Җиһания җаныкай, дияр идем. Һәр каккан кадак уртак сөенеч иде безгә. Алты почмаклы итеп салып дөрес эшләдем, хәзерге яңа йортлардан кайтыш төше юк, моңарчы чыдады һәм озак еллар тузмаячак. Абзар-каралтыны да өйләнгәнче салдым. Өйләнгәндә койма коелган, рәшәткәсе тотылган иде. Яратуны аны сүз белән түгел, эшең белән күрсәтергә кирәк.
— Син үзең балта остасы шул, әти.
— Әллә сиңа, оста булма, дигән кеше бармы? Әнә, кораллар житәрлек. Балта чаба һәм такта шомарта белә идең. Йорт барыбер салдыртам мин синнән, малай актыгы! Крестьян баласы йорт салмаска, ди, теге!
Фаяз чигәсен кашып алды.
— Синең ярдәмең белән инде, әти.
— Үз көчеңә исәп тот. Мин акча кызганмыйм, теләсәм, йорт-жиреңне гел дә яллатып торгыздырта алам, син сыңар кадак та какмассың. Әмма ләкин үз көчеңне түктерәм әле. Шул чакта кадере була бергә гомер итүнең. Чынлыкта бит бу йортны мин әниең белән бергәләп салдым. Әйтәм ич, кичен очрашкан саен йортны күрсәтә идем мин аңа. Бәлки, әниең, йөрәк җылысын биреп, күбрәк өлеш керткәндер йорт салуга. Шуңа күрә кадерле безгә бу йорт, шуңа күрә безнең бүлешү-аерылышу турында уебызга да керми, кайчандыр пужым булган төшне балкытып яшибез...
Гафият белән Жиһания малайны һәм киленне йортта ялгызларын калдырдылар, келәткә электр миче ягып, җылы бирделәр дә шунда урын салдылар, килен төшү йоласын үтәделәр.
— Шулай да, Жиһания жаныкай, – дип сүз башлады Гафият, түшәккә иңгәч, – кеше арасында күңелсезлеге бар. Бердәнбер малаең киңәш-табышсыз килен алып кайтсын инде, ә...
— Йокла, – диде Жиһания, юрганны иренең өстенә тартып.
— Йокла да йокла! Таш йөрәкледер син, валлаһи! Кеше алдында ояты ни тора! – дип тагын тузынмакчы булды Гафият һәм юрганын ачып ташлады.
— Мин дә аларны акламыйм. Тик сүзләреңне уйлабрак сөйләче. Фаязның авырлы хатын алып кайтуын эштә үзең әйтеп әйбәт иткәнсең менә. Мин дә Рәйханә белән урамнан әйләнеп кердем. Очраган кешегә, киленем була Рәйханә, дидем. Берәү дә гаепләмәде. Күрше-тирә үзләре хәл белделәр. Кешеләр аңлый, тик элгәре синең белән минем аңлау кирәк.
Җиһания иренең өстенә юрганны тагын япты. – Рәйханә киленне капка төбеннән кире борып жибәрсәк, менә шул чагында кешеләр аңламас иде безне, ояты гына түгел, хурлыгы да үзебезгә төшәр иде.
— Эһек... эһек...
— Эһек шул менә, Гафияткәй.
— Әүлия йөрәгедер, ахры, синдә. Хак сөйлисең ләбаса. Ничек але иртән куып чыгармадым икесен бергә, ә. Хәер, андый уй башка килмәде килүен. Әмма үз холкыма үзем дә ышанмыйм мин кайчакта. Ир бала туса, Һади исеме ку- шарбыз, буләк, ягъни. Кыз бала туса, Гафия диярбез. Минем исемгә якын булыр.
Нигәдер инде, кинәт Гафият Җиһаниянең йорт салгандагы чагын күз алдына китерде. Чәчләре кара иде аның. Хәзер аксыл төс керә инде. Битләре гел алсу, шома иде. Хәзер йөзендә нечкә җыерчыклар күренә. Күзләре яп-якты иде. Алардан хәзер дә мәрхәмәт бөркелә. Керфекләре озын иде. Тукта әле, хәзер дә шулай укмы соң алар?
Гафият бармак очларын Җиһаниянең керфекләренә тидерде.
Үзгәртә заман кешенең кыяфәтен, картайта. Ә күңел матурлыгы саклана. Гафиятнең Җиһаниясе гел баета белә үзенең бу матурлыгын.
Мәгъсум Хуҗин, Сөембикә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев