Ир белән хатын арасына кермә – кысылып калырсың (редакциягә килгән хат)
Кечкенәдән үк бергә тәгәрәшеп үскән, мәктәптә бер парта артында утырган, студент елларында бергәләшеп төрле маҗараларны баштан кичергән, бер-беребезнең туенда шаһитлар булган дус кызым минем белән аралашудан туктады. Эш шунда, мин аның өчен хәзер, аны аңламаучы, хөрмәт итмәүче, гомерлек мәхәббәтен кабул итә алмаучы «дерь...о»...
Фото: ясалма интеллект
Сәлам, кызлар! Менә сезгә сөйләп бушанып, күңелемдәге давылларны тынычландыру өчен шалтыратам әле. Яхшылык эшләсәң, яманлык алырсың, диләрме әле? Дөп-дөрес сүзләр! Әле тагын, ир белән хатын арасына кермә – кысылып калырсың, дигәне дә бар бугай. Анысы да хак! Сез минем артык кычкырып сөйләгәнгә аптырамагыз, яме, эмоцияләремне тотып тора алмыйм...
...Кечкенәдән үк бергә тәгәрәшеп үскән, мәктәптә бер парта артында утырган, студент елларында бергәләшеп төрле маҗараларны баштан кичергән, бер-беребезнең туенда шаһитлар булган дус кызым минем белән аралашудан туктады. Эш шунда, мин аның өчен хәзер, аны аңламаучы, хөрмәт итмәүче, гомерлек мәхәббәтен кабул итә алмаучы «дерь...о». Әйе, прәме шулай дип әйтте. Бу миңа аны беләбелгәннән бирле гел яклап, юатып, күз яшьләрен, борын асларын сөртеп яшәвем өчен рәхмәте инде.
Мин аның ирен, әле алар чынлап торып йөри башлаганчы ук ошатмадым. Тулай торакның өченче катында яшәдек. Бу егет хәтта бүлмәгә менеп тә чакырмый иде аны, ике кулын кесәсенә тыккан килеш урамнан гына сызгыра да, вәссәлам! Бусы атыла-бәрелә төшеп чаба. Нәрсәсен яраткандыр шуның?! Язмыштыр инде, күрәчәге. Ул үз туенда лыкыр исереп, бәйләнешеп, сугышып бетте. Шунда да сүз әйттермәде ул юньсез яңа пешкән ир кисәгенә. Кем икәне билгеле иде бит!
Ничә көн рәхәт күрде икән ул аңа кияүгә чыгып? Ә ярата шуны! Шаккатам! Егерме ел яшиләр шулай. Шөкер, балалары зур инде. Ә нәрсә күреп үсте инде алар? Иренең йодрыгыннан яклауларым чутсыз, ничә тапкыр урамнан үзебезгә алып кайттым, чөнки тегесе төнлә куып чыгара иде. Күпме акчалата ярдәм иттем, ире бар булган акчаларын алып чыгып, эчеп бетерде. Шул җирбит әле читкә йөреп, сөяркәсенә чыгып китте берара, гаиләсен ташлап. Ахирәтемнең ничек өзгәләнүләрен белсәгез! Бөтенләй бетәште, бөтен тормышын ташлады, шәраб шешәсенә үрелә башлады. Ир китү кайгысыннан балаларын да күрмәде. Әле ярый улы да, кызы да бик әйбәтләр. Шул упкыннан аны мин тартып чыгардым, яңадан яшәргә өйрәттем. Һәрвакыт янында булдым һәм ярдәм иттем. Әмма мин әнә кем? Дерь...о! Мин начар, ә ире яхшы, молодец! Ялгышын аңлаган һәм гаиләсенә кире кайтты, чөнки, имеш, ярата!
Иремнең алтын сүзләрен тыңламыйча, ахирәтемне кайгырттым. Әйтте ирем, кысылма, йөрмә, аңлашырлар, араларын син бозган дип, гаепләп тә калдырырлар әле, диде. Гаепләвен гаепләмәде, әмма иреңне башка якын да китермә, юләр буласың, дигән сүзләремне элеп алып, селкеп салды. Ни генә әйтмәде! «Ярый синең яныңда ирең бар, ә мин ялгыз калыйммы? Нинди булса да ул ир! Ә син башка безгә килмә дә, күренмә дә рас аны кабул итә алмыйсың!» – дип, эткәләп өеннән чыгарып җибәрде. Мине. Аны яшел елан кочагыннан йолкып алган, дөньясын онытканда балаларына күз-колак булып, борчылып, кайгыртып торучыны! Ярар, мин алардан башка да яшәрмен. Ә менә аларның тыныч тормышлары озакка барырмы? Мин инде хәзердән үк борчылам алар өчен. Чөнки мондый хәлләр кабатланып тора. Әмма ахирәтемнең миңа мондый сүзләр әйткәне юк иде әле. Үпкәләдем. Чөнки аның өчен чын күңелдән борчылам, бәхетле генә яшәп кенә китсеннәр. Бик шат булачакмын.
Менә миннән гыйбрәт алсыннар башкалар. Беркайчан да ир белән хатын арасына керергә ярамый! Чынлап та син иң «крайний» начар һәм гаепле булып каласың икән. Рәхмәт тыңлавыгызга. Бәлки газетага язып бастырырсыз минем сүзләремне. Дустымның әнисе ала «Яшел Үзән»не, укып кызына да җиткерер шәт. Ул мине һичшиксез таныячак. Ярата ул мине. Сәламнәремне юллыйм.
Исемемне әйтмим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев