Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Яшь чагыгызда «бала» дип, картлыгыгызда ялгыз калмагыз (редакциягә килгән хат)

Зина апа япь-яшь килеш тол калды. Без тугызынчы класска җиткәнче, башка ирләргә карамады. Ә менә бервакыт, апрель ае иде кебек, экзаменнарга бик каты әзерләнгәнебез хәтердә, Зина апа тормышында ир кеше пәйда булды. Менә шунда Сашаны шайтан алыштырып куйдымени! Әнисенә көн бетте. «Син ничек әтигә хыянәт итә аласың?!» – кебек үпкәле гаепләүләре белән Зина апаның көн дә канын эчә башлады...

Фото: ясалма интеллект

Исәнмесез, диеп башлыйм әле, Хат башлары шулай башлана, – диеп, өстәлнең икенче башында әни мине хат язарга өйрәтеп утыра. Өйрәтсә дә ярый, чөнки мин үсеп җиткәндә, егетләргә армиягә хат язарлык булганда инде кәрәзле телефоннар чыкты. Алай да, хәрби хезмәттәге егетләргә, истәлеккә калсын өчен, берничә хат язу модасы булды әле, аннары анысы да бетте бугай. Сүзем бу хакта түгел бүген, болар бары тик сүз уңаеннан гына туган уйлар. Шулай да, әни аптыраткач, әйдә языйк әле дип, кызык булып китте.

Әни газетагызны атна саен көтеп ала, әрҗәдән урлап китмәсеннәр дип, почтальонны тәрәзәдән көтеп утыра. Хатлар битендәге гыйбрәтле язмаларны бигрәк тә йөрәгенә якын алып укый. Кайсын әрләп йөри, кайсына, ник алай иткән инде, болай кирәк иде, дип, акыл сата, кайберләре өчен бөтенләй борчыла. Инде бу юлы хәлен белергә килгәч, әйдә икенче каттагы Зина турында язабыз, башкаларга да сабак булыр, ди. Ризалаштым. Менә икәүләшеп, фикерләшә-фикерләшә язабыз.

Биш катлы «хрущевка»ның өченче катында яшибез. Дөресрәге, әни яши инде. Мин гаиләм белән аннан ерак түгел йортта гомер итәм, фатирны махсус якыннан алдык, әни янына еш барып йөрергә җайлы булсын өчен. Мин өлгермәгәндә балалар хәлен белә, керми калган бер көн дә юк. Уйлый күрмәгез, әле әни Аллаһка шөкер, картаерга уйламый! Әтинең иртәрәк китеп баруы аяныч. Ялгызы күңелсезләнеп утырмасын дип кенә йөрибез янына, бар эшне дә үзе башкара әле.

Һич хатның төп темасына җитеп булмый. Яза башлагач, барысын да аңлатып барасы килә икән. Менә шул. Минем дустым бар иде, бергә укыдык, шул икенче каттагы Зина апа кызы Саша. Шаккатмалы бу гомернең узуларына, мәктәпне тәмамлаганга да киләсе елга егерме җиде ел була икән.

Сашаның әтисен начар хәтерлим, без башлангычта укыганда үлде, Зина апа япь-яшь килеш тол калды. Үзе берничә җирдә идән юучы булып эшләде. Кай чакларда Саша белән аңа булышырга бара идек. Без тугызынчы класска җиткәнче Зина апа башка ирләргә карамады. Ә менә бервакыт, апрель ае иде кебек, экзаменнарга бик каты әзерләнгәнебез хәтердә, Зина апа тормышында ир кеше пәйда булды. Анысы да юк-барлардан түгел, отставкадагы хәрби. Менә шунда Сашаны шайтан алыштырып куйдымени! Әнисенә көн бетте. «Син ничек әтигә хыянәт итә аласың?!» – кебек үпкәле гаепләүләре белән Зина апаның көн дә канын эчә башлады. Мин аны акылына китерергә тырышып: «Син нигә әниеңнең тормышына кысылып, бәхетен бозасың? Безгә бит инде уналтышар яшь, тагын берничә ел һәм әниләребез яныннан «очачакбыз». Ә аңа аннары берьялгызы, терәксез һәм ярдәмчесез калыргамы? Башыңны эшләт инде бераз!» – дип карадым. Әмма Сашаның киресе катты. Шулай елый-елый, әрләшә-әрләшә әнисен ялгыз калдырды. Шул хәлләрдән соң дүрт елдан, үзе дә башка шәһәрдә яши башлады. Без мәктәпне тәмамладык, Казанга укырга кердек. Ике ел Яшел Үзәнгә бергәләшеп кайтып йөрдек. Ә икенче курста укыганда, Саша кияүгә чыкты да, ире белән Самарага китеп барды. Читтән торып укып бетерде. Хәзер Зина апаны бөтенләй онытты. Кайту түгел, шалтыратмый да! Әле ярый без бар. Әни янына менеп утыра, без килгәндә чәйгә чакырырга тырышабыз, әни дә керә аның янына. Әмма, без бит күршеләр генә! Башта мин дә шалтыраткалап карадым Сашага, аннары, аның битарафлыгы туйдырды. Ярты елга бер кайтып китәләр, анда да ял арасында, тиз-тиз.

Ә әнинең бу хатны менә нигә яздырасы килде: бала дип бер хатын-кыз да, ир-ат та үз бәхетенә киртә куярга тиеш түгел. Бала ул үсә дә, үз оясын кора һәм әти-әни яныннан чыгып китә. Аннары каласың Зина апа кебек ялгызың. Аллаһ сакласын! Һәркемгә иптәш кирәк. Бигрәк тә картлыгыңда. Ялгызлык бик начар нәрсә. Бала дип, өйләнмәүче яки кияүгә чыкмаучылар колагына бу гыйбрәтле хәл.

Хатыбызны йомгаклап, әни белән икәүләшеп һәркемгә парлы картлык телибез.

Сәлам белән, Зәйтүнә апагыз һәм аның кызы Ләйсән. Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев