Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

«Балам атлап йөрсә, миңа шул җитә...»

Минем дә кызым нәкъ шушы балалар кебек иде. Җырлады, биеде. Аның чибәрлегенә һәркем сокланды. Төркемендә иң оста биюче иде... Салкын тиеп авырып китүдән башланды барысы да. Дөньяны дер селкеткән коронавирус чоры иде ул...

Фото: ясалма интеллект

Аңлыйсыздыр инде, бездән көчләп диярлек уңыш корбаннары ясыйлар. Атнасына – җиде, тәүлегенә 24 сәгать эше белән янган, әле ул гына да түгел, берничә эшне берьюлы алып барган, социаль челтәрләрдә дә актив булып, күп лайклар җыйган, әлбәттә, акчасы күп булган кешеләр бүген уңышка ирешкән бәхетле кешеләр дип күз алдына китерелә. Гомумән, бүген уңышка ирешү заманы. Кешенең кызыктырырлык уңышы юк икән, димәк, аның тормышы барып чыкмаган. Ә кемнең «неудачник» булып яшисе килсен? Шуңа күрә булмаганны булдыра-булдыра, уңышлы кеше булып яшәргә тырышабыз. Бер уңыш казанабыз, сулыш алырга да өлгермибез, икенчесе артыннан куа башлыйбыз. Чөнки уңыш арбасыннан төшеп каласы килми. Шуны ук балаларыбызда да тәрбиялибез. «Син уңышка ирешкән кеше булырга тиеш!» Ә моның өчен сиңа бүген укып йөрү генә җитми — бетмәс-төкәнмәс секцияләр, олимпиадалар, конкурслар... Ә көннәрдән беркөнне...

Кызым белән шәһәр бәйгесенә әзерләндек. Бу вакытта ата-ананың болай да балаларына карата булган амбицияләре тагын да үсеп китә икән ул. Булмастайны булдырып, баладан таләп итә-итә, көн артыннан көн үтеп, бәйге көне килеп җитте. Баладан бигрәк укытучысы, укытучысыннан бигрәк мин борчыла-борчыла бәйгедә катнаштык. Татар мохите зур түгел, бу көнне танышлар күп иде. Таныш режиссёр кызны очраттым. Беләм, аның да минеке яшендәге чибәр, якты күзле, сәхнәдән төшмәгән кызы бар. Ә Алимә (исемен үзгәрттем) башка бер мәктәптәге кызны әзерләп алып килгән.

Саубуллашканда Алимәгә: «Синең янып торган кызың бар бит. Нишләп аны әзерләмисең конкурска?» – дим.
«Юк, ул теләми мондый конкурсларга катнашырга», – ди, ә күзләре шундук яшьләнде.
«Китче инде, алма агачыннан ерак төшми бит инде ул», – дим беркатлылыгым белән.

– И Чулпан, кызым аягында йөреп торса да бик бәхетле булып яшәүче әни мин, – дип сөйли башлады Алимә. – Минем дә кызым нәкъ шушы балалар кебек иде. Җырлады, биеде. Аның чибәрлегенә һәркем сокланды. Төркемендә иң оста биюче иде... Салкын тиеп авырып китүдән башланды барысы да. Дөньяны дер селкеткән коронавирус чоры иде ул. Мәктәпкә килгән бер бала авыру булган. Нигә дип кенә әти-әниләр мәктәпкә авыру балаларын җибәрә икән ул? Үз баласы өчен курыкмаса, кеше баласы турында бераз гына уйларга кирәк бит. Бәлки аның баласының иммунитеты ныктыр да, ә чит баланыкы өчен ул җавап бирә алмый бит. Менә шул авыру баланы тамагы авырткан килеш мәктәпкә җибәргәннәр. Бу пандемия чорында бит әле. Ә аның коронавирус булып чыкты. Кызыбызга да бу авыру йокты. Нык авырды дип әйтә алмыйм, җиңел кичерде. Әмма соңыннан... Тиз алҗый башлады, апатия башланды, моңа өстәп аяклары авыртуга зарланды. Без инде бар да үтәр дип йөрдек. Кем уйлаган бит... Ә көннәрдән бер көнне ул әбисенең таягын сорады. Аягына үзе баса алмады... Баланы күтәреп, хастаханәдән хастаханәгә йөри башладык. Баламның күпме кан биргәнен белсәң икән! Дистәләрчә табиб карады аны. Гел ятып кына торды, аягына баса да алмый, басарга ярамый да. Йөгереп йөргән баланың шул хәлдә калуын бик авыр кабул итәсең икән ул. Иптәш кызым мөмкинлекләре чикле бала үстерә. Ул да әйтә: «Тумыштан ук гарип баланы кабул итү җиңелрәк, чөнки син аның йөгереп йөргән вакытын күрмисең. Ә сез бит нинди бала үстерә идегез. Хәзер шушыларны барысын да аңлап, тыныч кына кабул итү мөмкин түгел». Килешәм. Бик авыр иде. Күпме күз яшьләремне түккәнне бер Аллаһ кына белә.

Билгесезлек үтерә торган халәт. Диагноз куя алмый җәфаландылар. Сигез яшьлек балам каршында бер табиб: «Балагызның ике аягын да кисәргә кирәк», – дип әйтте. Бала янында! «Ник мине табиблар дәваларга теләми?» – дип күп елады балакаем. Табиблар да тикшерде дә тикшерде. Күпме консилиумнар җыйдылар. Без «балабызның аягын кистермибез» дигән карар белән яшәдек һәм аны аякка бастырачак табибыбыз очравын көтеп яшәдек. Йөрмәгән әбиләр дә, табиблар да калмады. Мәскәүгә үк киттек. Инде менә төзәләбез дип өметләнеп яши башлагач, кызыбызны югалта яздык. Кызыбыз беркөнне муенында шеш белән уянды, бөтен тәнен кызыл тимгелләр басты. Без хастаханәгә киттек. Анда безгә инфекцион хастаханәгә барырга куштылар. Көне буе шунда утырып, бик озаклап тикшергәннән соң, «инфекция түгел», – диделәр. Ана күңеле сизә бит ул. Мин башта ук аллергия дип уйладым. Әмма табиблар башкача уйлады. Өйгә кайтып аллергиядән дару бирдем дә, үзем төне буе интернет актардым. Һәм чынлап та миллионга бер очракта безгә билгеләнгән даруга аллергия булырга мөмкинлеген укыдым. Миллионга бер очрак бит ул! Һәм ул безнең очрак.

Иртәгесен тагын хастаханәгә киттек. Әмма педиатр күз кырые белән генә карады да: «Бу аллергия түгел», – дип китеп барды. «Сез инфекционкага барырга тиеш», – дип, безне кабул итмәделәр. Мин инде анда барганлыгыбызны сөйләп аңлатып карыйм – юк, ишетмиләр. Мәскәүдәге табибыбызга язган идем, аннан җавап килеп төште: «Бу – аллергия», – дигән. Ә аңа кадәр минем хәлне күрсәгез икән... Балам ярдәм сорый: «Ник миңа табиблар ярдәм итмиләр?» – ди, ә мин берни эшли алмыйм. Ике кулсыз каршында басып торам. Әни кеше өчен иң куркыныч халәт икән бу. Бер анага да мондый хәлдә калырга язмасын.

Кызарып, шешенеп беткән баламны өйгә алып кайтып, аллергиядән, температурадан дарулар бирәбез, җәймәне чылатып шуңа төрәбез һәм янында бертуктаусыз дога укып утырабыз. Кызыбызның температурасы төшеп, шешләре кайта башлады. Менә шулай алып калдык без аны. Белмим, Мәскәүдәге табиб җавап бирмәгән булса, мин башта ук аллергиядән дару бирмәгән булсам, балабызны югалткан да булыр идек... Аннан әкренләп терелә башладык. Аякларыбыз исән-сау. Үз аякларында йөри. Әмма хәзер биеми инде... Үзе дә теләми. Биерлек хәлдә түгеллеген үзе дә аңлыйдыр. Программалаштыру белән кызыксына башлады. Ә мин баламның аягында йөрүенә сөенеп яшим. Миңа аның ниндидер конкурсларда катнашуы да, андагы җиңүләре дә кирәк түгел. Аягында гына йөрсен!..

Балаңның сәламәт булуыннан да зуррак бәхет юк ул. Бу хакта онытабыз, уйлап та карамыйбыз. Әнә шул уңыш чире артыннан куабыз да куабыз. Югыйсә ул уңыш хәзерге югары тизлекле заманда бүген бар, иртәгә инде онытыла. Яңасы кирәк була башлый... Гади, тыныч бәхетнең кадере беткән заманда яшибез бугай шул. Һәрвакыт барысын да шаккаттырасы килә.

Чулпан Галиәхмәтова, Сөембикә

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев