Бер-беребезгә елмаерга өйрәник! (редакциягә килгән хат)
Хәзер караңгы да тиз төшә, кайтып барам өйгә үземнең моңсу уйларыма чумып. Бер нинди шатлык юк кебек. Урамда караңгы, күңелдә дә шулай ук. Минәйтәм, кәефне күтәрерлек нинди дә булса тәмлүшкә алыйм хет, дип, кибеткә кердем. Анда керсәң...
Фото: ясалма интеллект
– Әле ярый, бүгенгедәй көзге караңгы көннәрне яктыртып, күңелләргә кояш бүләк итә белә торган кешеләр бар арабызда, дип, шалтыратуым, кызлар! Менә шундыйлар турында язып куегыз әле, яме. Бәлки, укырлар да, ачык йөзлеләр тагын да артыр.
Бу арада бер кояш күренмәде, шуңа иртән йокыдан торулары да авыр, торганда ук кәеф тә һава торышы кебек төксе була. Көчкә сыннарны җыеп өйдән чыгып китәсең. Кичә эштә ужасный көн булды. Эш өстендә эш, кич сыгылган лимон кебек чыктым шуннан. Әле бит ризасызлык белдерүче кешеләр дә күп, кайсы берсе әллә ниләр әйтеп, гаепсездән гаепләп чыгып китә.
Хәзер караңгы да тиз төшә, кайтып барам өйгә үземнең моңсу уйларыма чумып. Бер нинди шатлык юк кебек. Урамда караңгы, күңелдә дә шулай ук. Минәйтәм, кәефне күтәрерлек нинди дә булса тәмлүшкә алыйм хет, дип, кибеткә кердем. Анда керсәң шул инде, бер әйбер алам дисең, кәрзинеңне тутырып чыгасың. Минем дә шулай булды, кассага килеп бастым. Ә анда мин ярата торган хатын, шундый якты ул, һаман елмая, нур чәчеп утыра гел, күзләре дә һәр кешегә шундый җылы карый аның. Ул минем алган әйберләрне «пик»елдәтә, ә мин аңа сокланып карап торам, күңелдәге моңсу уйлар да таралды. Түзмәдем: «Сез һәрвакыт шундый мөлаем һәм позитив, рәхмәт сезгә!» – дидем. Өй янындагы кибет булгач еш керелә бит, шуңа беләм аның һәрчак якты йөзле булуын. Менә, әйтәсем килде дә, озак уйлап тормадым, әйттем. Минем сүзләрдән ул тагын да яктырып китте кебек. Бераз сөйләшеп алдык. Ул да эшенең җиңел түгеллеген, төрле кеше белән аралашырга, җайларга туры килүен әйтте. «Алга таба да шундый ачык күңелле, елмаючан йөзле булып калуыгызны телим», – дидем.
Кибеттән күтәренке күңел белән чыктым. Кәефем яхшырды, өйгә – гаиләм янына елмаеп кайтып кердем. Бу кибетчегә көн дәвамында бер мин генә рәхмәтле булмаганмындыр, мөгаен. Ул ханым әле ике айлап кына эшли башлады безнең кибеттә. Аның сменасы булса, гел ул утырган кассага басарга тырышам. Бөтен кеше шулайдыр инде ул, бер мин генә түгел. Кайда рәхәт, шунда барасың, рәхәт кеше белән аралашасың бит. Әйтәм ич, шундый якты кешеләр күбрәк булсын иде.
Тик тормыш авыр, көннән-көн бәяләр арта, проблемалар күп. Шуңа кешеләрнең дә бик елмаясы килмидер инде. Әмма менә мин сөйләгән сатучы кебекләрне очраткач, проблемалар чигенә, үзеңнең дә иреннәреңә елмаю куна, яхшылык эшлисе килә башлый. Әйдәгез, җәмәгать, бер-беребезгә елмаерга өйрәник! Болытлы көзләрдә күңел күгендә кояш кабынсын!
Һәркемгә күтәренке кәеф теләп калучыны Румия дип белерсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев