Тыныч аң – яхшырак уйлый (гыйбрәтле язма)
Бервакыт фермер печән сараенда үзенең сәгатен югалткан. Ул кыйммәтле булмаса да, сәгать фермерга яраткан кешесеннән бүләк буларак кадерле икән.
Фото: ясалма интеллект
Сарайны аркылыга-буйга озак эзләнүләрдән соң, ул арып һәм бу эштән туеп, аны табу уеннан кире кайта. Якында гына уйнап йөргән малайларны күргәч, ул аларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә була һәм печәнлектән сәгатен тапкан кешегә бүләк вәгъдә итә.
Малайлар, моны ишетеп, сарайга таба йөгерә, кибәнне өстән аска әйләндереп актарып чыгалар, ләкин сәгатьне таба алмыйлар. Һәм фермер инде өенә керергә җыенганда, аның янына кечкенә малай килеп, эзләп карарга рөхсәт сорый. Фермер, аңа карап, ә нигә эзләтмәскә әле, дип, уйлап куя. Бала да бигрәк эчкерсез күренә. Шуңа күрә, фермер малайны сарайга кертеп җибәрә.
Беркадәр вакыттан соң, малай сарайдан кулына сәгать тотып чыккач, шакката. Шатлыгы эченә сыймаган фермер, аңардан кызыксынып, башка малайларның хәленнән килмәгәнне ничек булдыра алганын сорый. Малай: «Мин бернәрсә дә эшләмәдем. Идәнгә утырып, шыпырт кына тыңладым. Тынлыкта мин сәгатьнең текелдәгән тавышын ишеттем, шул тавыш янына килдем һәм таптым», – дип җавап биргән.
Мораль: тыныч акыл, дулкынланганга караганда, яхшырак фикер йөртә. Акылыгызга көненә берничә минут тынлык бирегез һәм аның сез көткән тормыш юлына ничек тиз чыгарга ярдәм итүен күрерсез! Ә җан, савыгу өчен нишләргә кирәген һәрвакыт үзе белә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев