Мин ни өчен татар мәктәбен сайладым...
Мөгаллим

Мин ни өчен татар мәктәбен сайладым...

Кеше тормышында укып белем алганнан сон, алдында һөнәр сайлау бурычы тора.

Мин укытучы һөнәрен сайладым. Һөнәр сайланды, алдымда эш урынын сайлау бурычы тора бит әле. Мин бер дэ озак уйлап тормадым, аңлы рәвештә язмышымны татар гимназиясе белән бәйләргә булдым. Минем өчен гади генэ мәктәп  түгел, ә буыннарның тере элемтәсе саклана торган уникаль мөхит. Монда мин үземнең төп бурычым белемнәрне тапшыруда гына түгел, әби-бабайлардан килгән, миңа кечкенәдән әти - әнием өйрәткән гореф- гадәтләрне  саклауда да күрәм.Татар мәктәбендә эшләү-көн саен ана телебезнең бай  әдәбиятын, музыка һәм халык иҗатын үстерергә булыша.  Балаларның туган телебездә бөек шагыйрләребезнең шигырьләрен яратып  укуларын күрү миңа бик кадерле. Минем балаларга ана телен  өйрәтүдә  ата-бабалар дөньясына күпер булсын өчен мин бик зур җаваплылык тоям.
Без матур милли бәйрәмнәрне билгеләп үтәбез, сәхнә әсәрләрен театральләштерәбез куябыз,очрашулар оештырабыз. Минем һөнәрем монда тирән мәгънәгә ия була. Мин бит балаларга үземнең аларга  тиң булуымны аңларга ярдәм итәм. Мин көн саен татар мәктәбенең көчле һәм горур шәхес тәрбияләү өчен  нигез булуына инанам һәм бу бөек эшкә үземнең дә  өлешемне кертүемә бик шатмын.
 

Венера Гөмәрова
Башлангыч сыйныф укытучысы 
#мөгаллим


Нет комментариев