Мин ни өчен татар мәктәбен сайладым...
Мөгаллим

Мин ни өчен татар мәктәбен сайладым...

Мин Осиново гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам. Укучыларыбыз туган телебездә иркен аралаша, үз телебездә язучыларның әсәрләрен укый.

Туган телебез – күңелләрне туган якка, әби-бабайларга бәйләп торучы күпер. Минем бурычым – әби-бабаларыбыздан калган рухи байлыкны киләчәк буынга тапшыру. Балалар халкыбызның әкиятләре, мәкальләре, җырлары, гореф-гадәтләре аша дөньяны таный. Кызыксынып, телебезнең байлыгын, миллдәтебезнең тарихын  өйрәнә. Шуңа күрә белем һәм тәрбия бирүдә заманча технологияләр белән беррәттән халык педагогикасын да киң кулланабыз. Балаларга телне заманча контекстта кулланырга өйрәтү бик мөһим.

Татар мәктәбе – милләтебезнең көзгесе. Мин туган телебезне саклауга, милләтебезнең киләчәген тәрбияләүгә үз өлешемне кертә алуым белән горурланам.
 

Гөлгенә Корманова 
 туган тел һәм әдәбият укытучысы
#мөгаллим


Нет комментариев