Мин ни өчен татар мәктәбен сайладым...
Мөгаллим

Мин ни өчен татар мәктәбен сайладым...

Авыл җирендә үсеп, бала чактан ук татар мәдәнияте һәм татар теле белән аерым бер бәйләнеш тойганга, минем өчен татар мәктәбе аеруча да якын булгандыр диеп уйлыйм.

Мин тәрбияләнгән татар мәктәбендә тел һәм гореф-гадәтләрне өйрәнү, белем бирү процессы барышында табигый рәвештә үрелде. Шуңа да без, укучыларда үз халкыбызның тарихы белән кызыксыну артты,туган телебезне ярату, аңа карата хөрмәт барлыкка килде. Шундый мәктәптә күпмилләтлелеккә һәм мәдәни төрлелеккә аерым бер ихтирам формалашуы да бик кыйммәтле.

Ә инде укучыларның татар мәктәбендә ике телдә сөйләшүен үстерү мөмкинлеге мине тагын да илһамландырды: балалар рус һәм татар телләрендә уйлап, үз фикерләрен иркен белдерә алдылар. Татар мәктәбендә салынган милли кыйммәтләр, мине нәкъ менә шундый мәктәптә педагог булып эшләвемә этәргеч булды. Белгәнебезчә,татар мәктәбе педагоглар коллективы, кагыйдә буларак, бик бердәм булып тора.

Без  бергәләп, ярдәмләшеп традицияләргә ихтирам һәм яңага ачыклык нигезендә  ныклы тәрбия һәм белем бирәбез. Ассызыклап шуны әйтәсе килә, бүгенге яңа чор татар мөгаллимнәре алдында бик зур бурыч тора – бөек шәхесләребезнең мирасын, тамчысына кадәр югалтмый, киләчәк буыннарга җиткерү.
Мин чын күңелдән ышанам: нәкъ менә татар мәктәбе миңа үземнең һөнәри һәм кешелек потенциалымны тулысынча ачарга мөмкинлек бирәчәк.
 

Айгөл Ибраһимова
Директор киңәшчесе 
#мөгаллим


Нет комментариев