Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Мөгаллим

Гөлнара Садыйкова: «Мин татар мәктәбендә татар баласына белем бирәм, бу мөһим эш»

Татар теле, ата-бабамнар теле!

Мин дөньяга килүгә иң беренче әниемнең назлы тавышы белән “кызым” дигән сүзен ишеткән. Шушы минуттан бу тел узненең йомшак тембры, мәгънәсе белән күңелгә кереп, туган телгә мәхәббәт уяткан. Үз телемне  мин иң  якын сүзләр: әни, әти, әби, бабай, икмәк сүзләре белән беррәттән куяр идем. Татар теленең якын, көчле булуы бөтен тәнгә үтеп кереп, һәр күзәнәккә яшәргә көч бирә кебек.

Шуңа күрә мин  гомерем буе татар гимназиясендә татар балаларына ана телендә белем бирәм. Аларның уңышлары мина эшләргә илһам бирә. Үз  эшемдә һәрдаим балаларда татарча аралашу, телебезгә карата горурлык, көчле рух, олыларга карата хөрмәт, телебез, илебезгә карата патриотик хис тәрбияләүне күз алдында тотып эшлим.  

Садыйкова Гөлнара Марсель кызы
#мөгаллим

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев