Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Мөгаллим

Гөлфия Бикчәнтәева: “Мин татар мәктәбендә татар баласына белем бирәм, бу мөһим эш”

Татар мәктәбендә татар баласына белем бирү – гади генә һөнәр түгел, ә зур җаваплылык һәм изге миссия.

Ана телендә белем алган бала үз тамырларын ныгырак тоя һәм милләтенең лаеклы вәкиле булып үсә. Мәктәп диварларында бала халкыбызның бай тарихын, күркәм традицияләрен һәм мәдәниятен тирәнтен аңлый. Туган тел аша укучының күңелендә белем белән бергә милли горурлык һәм олыларга хөрмәт хисләре тәрбияләнә. Халыкның киләчәге, теленең һәм рухи байлыгының яшәве нәкъ шундый милли белем учакларына бәйле. Шуңа күрә татар укытучысы балага белем бирүче генә түгел, ә халкыбызның мирасын саклаучы да булып тора. 

Укучыларымның ана телендә иркен сөйләшүен һәм уңышларын күрү миңа зур илһам бирә. Мин татар мәктәбендә татар баласына белем бирәм, һәм бу эшемнең халкым киләчәге өчен чиксез мөһим булуы белән горурланам. 

Бикчәнтәева Гөлфия Рәшит кызы
#мөгаллим

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев