Август аеның назлы кояшы, җиләк – җимешкә, чәчәккә күмелгән бакчалар, алтынсу төскә кергән иген басулары, агач һәм куакларның яшел җирлегендә күренә башлаган сары төсләр тиздән беренче сентябрь – Белем көненә дә ерак калмаганын хәбәр итә сыман.
Бу көнне укучылар, әти – әниләр белән беррәттән, мөгаллимнәр дә дулкынланып көтә, яңа уку елына яңа максатлар куя, планнар кора.
2026 нчы елның беренче сентябрендә, укытучы буларак, мин 35 нче тапкыр яраткан укучыларым, ихтирамга лаек хезмәттәшләрем белән кабат гимназиябез бинасында очрашачакмын. Әйе, 35 ел яраткан хезмәтемә, татар мәктәбендә татар балаларына белем һәм тәрбия бирүгә багышланган... . Башкача була да алмас иде, мөгаен.
Кечкенәдән әби – бабай тәрбиясе алып, милли йолалар, гореф – гадәтләр тәэсирендә үскән, соңрак мөгаллим булып эшләүче әти – әни йогынтысында татар теленә, әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләнгән гаиләдә шәхес буларак формалашкан, педагогия көллиятенең татар төркемендә, Казан Дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә белем алган белгеч, әлбәттә, педагогик хезмәт юлын бары тик татар мәктәбендә башларга тиеш булгандыр.
Бүгенге көндә мин эшемне яратып башкаручы, шактый тәҗрибәгә ия булган укытучы. Укучыларымны телебезне өйрәнергә, камил белергә, милләтебезне яратырга, татар булулары белән горурланырга өндим, бай тарихыбыз, мәдәниятебез, йола, гореф – гадәтләребез белән кызыксыну, аларны өйрәнүгә карата омтылыш тәрбиялим. Балаларның туган телебездә сөйләшүләре, үзара аралашулары күңелдә шатлык, үз хезмәтең белән канәгатьләнү хисләре уята.
Татар мәктәбендә эшләүче укытучы үзе дә башкаларга үрнәк булырга тиеш дип саныйм. Үз балаларым татар телен камил беләләр, гаиләдә үзара бары тик татар телендә аралашабыз, гореф – гадәтләрне онытмыйбыз. Оныкларымның телләре туган телдә ачылу - минем өчен бик зур шатлык. “Телне саклауда гаилә төп рольне башкара” дигән фикер белән тулысынча килешәм.
Тиздән яңа уку елы башланачак. “Исәнмесез!” дип, елмаеп каршы алучы укучыларыбызның шат тавышлары кабат гимназиябез стеналарында яңгыраячак, сыйныф бүлмәләрендә кабат күңелле дәресләр башланачак, туган телебездә тәрбия чаралары, бәйрәмнәр гөрләп торачак. Хәерле сәгатьтә!
Гатауллина Гөлгенә Равиловна
Башлангыч сыйныфлар укытучысы
#мөгаллим
Нет комментариев