Хөрмә – кәефне күтәрә
Күзләр һәм ашкайнатуга файдалы көньяк җиләге хөрмәнең менә тагын нинди үзлекләре бар икән.
Фото: ясалма интеллект
- «начар» холестерин күләмен киметә;
- А витаминыннан кала, ул лютеин һәм зеаксантин (күзнең челтәр катлавы өчен бик файдалы) чыганагы һәм ул кабыгында күп, шуңа хөрмәне кабыгы белән ашарга кирәк;
- клетчатка бик күп, шуңа, организмга ашкайнатуда һәм токсиннардан арынырга ярдәм итә;
- организмны кальцийга баетып, тешләр, сөякләр һәм тырнаклар сәламәтлегенә уңай йогынты ясый, остеопороздан саклый;
- йодка бай булганлыктан, эндокрин тайпылышларны кисәтә;
- иммун системасын ныгытуга булыша, авызны бөрештерми торган сортларында А һәм С витаминнары күбрәк. Ул яман шешне кисәтү, йөрәк авырулары куркынычын киметү үзлегенә ия;
- В төркеме витаминнарына ия, ә аларга нерв системасы сәламәтлеге бәйле. Шулай ук, организмга «шатлык гормоны» – серотонин эшкәртүгә йогынты ясый.
Әмма кайбер авырулар булганда хөрмә ашаудан тыелу яхшырак!
- Хөрмә составында 25%ка якын сахароза бар, шуңа күрә аны диабетикларга һәм ашказаны асты бизенең эшчәнлеге бозылган кешеләргә ашарга ярамый.
- Хөрмәгә тәмле тәм бирә торган таниннар куркыныч булырга мөмкин. Аларның ашкайнату процессына комачаулавы бар, чөнки, азык кисәкләрен үзара ябыштырып, ябышкак масса хасил итә. Шуңа күрә өч яшькә кадәрге балаларга хөрмә бирергә ярамый.
- Эчкечелек, геморрой белән интегүче кешеләргә аны саклык белән кулланырга кирәк. Артык ашаганда хөрмә эчне йомшартырга һәм косасын китерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев