Хатын-кызлар өчен бик тә кирәкле рецепт!
Тавык бүтәкәсе хәтта пыяланы да эшкәртә, диләр. Шул үзлеге организмдагы ком-ташларны чыгарырга ярдәм итә.
«Берничә ел элек цистит белән интеккән идем, аннан ул пиелонефритка күчеп, дәвалангач та бөер урыны үзен сиздереп торды. Даруларның файдасын сизмәгәч, әни киңәш иткән халык ысулын кулландым. Һәм , Аллага шөкер, булышты.»
Тавык бүтәкәсе бөеренең элпәсен куптарып алырга (русча: пленка желудка курицы) һәм:
- кояшта киптерергә (ул каты булып кибә),
- кофемолкада вакларга (он шикелле була),
- көнгә 1 чәй кашыгы су белән йотып җибәрергә.
Мин 1 чәй кашыгы эчкәч үк файдасын сиздем, 1 атна эчтем. Тәмсез тәме юк, су белән йотыла.
Чыганак: Авыл хатыны/Сельчанка
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев