Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Үзе күкәй, үзе йомырка

Кабык эчендә – байлык

Йомырканы дөнья яралганнан бирле кулланалар инде. Безнең аңа, булганга күрәдер, әллә ни исебез дә китми. Булса хуш, булмаса – хуш, дигәндәй. Берара зарары турында бик күп сөйләп маташсалар да, йомырканың файдалы үзлекләре бик күпкә артык. Шуңа күрә табыныбызда даими ризык булсын ул, җәмәгать. Ә кемгә сәламәтлеге буенча ярамый, алар үзләре белә инде. 

Менә төп биш файдалы сыйфаты турында бәян итеп үтик әле.

Күзләр өчен. Йомыр­ка сарысындагы матдәләр сары тапның һәм катарактаның дегенерациясен булдырмау өчен мөһим. Йомырка, шулай ук, яхшы күрү өчен кирәкле А витамины чыганагы.

Баш мие эшчәнлеге өчен. Йомыркада булган холин акыл үсешен стимуллаштыра, олыгаю белән бәйле хәтер начараюдан һәм башка тайпылышлардан саклый.

Авырлыкны контрольдә тоту өчен. Йомырка май һәм углеводка караганда да яхшырак туклыклы аксымга бай. Җитмәсә, аңарда иң үзләштерелә торган аксым. Димәк, әз генә ашаганда да, туклану хисе бирә.

Иммунитетны ныгыту өчен. Йомыркада, кальций үзләштерүдә мөһим Д витамины, күз күреме, тире сәламәтлеге һәм күзәнәкләр үсеше өчен фосфор белән А витамины, ризыкны энергиягә әверелдерүгә бик кирәкле В төркеме витаминнары бар. Эчәклекләрдә әчү стрессын киметү өчен файдалы антиоксидант катнашмалар күп.

Микроблар белән көрәшү өчен. Йомыр­каның агында һәм сарысы тышчасында микроб­ларга каршы торучы матдәләр тупланган.
Бер грамм бытбылдык йомыркасында, бер грамм тавыкныкына караганда витаминнар күбрәк.
Бытбылдык йомыркасында сальмонеллез авыруы юк.

Йомырканы кешеләр өчен иң файдалы ун продуктка керткәннәр.
Йомыркада Менделеевның периодик системасындагы барлык макро һәм микроэлементлары бар диярлек.
Йомыркада 12 төп витамин һәм 96% минераллар, фолий кислотасы һәм аминокислоталар бар.
100 гр йомырка агында 50 ккал һәм 11 гр протеин бар.
Йомырка сарысы – баш мие һәм күзәнәкләрнең дөрес эшләвенә тәэсир итүче холинның бай чыганагы.
Йомырка составында организмның нормаль эшчәнлеге өчен кирәкле 300 тирәсе файдалы матдә бар.
Йомыркада дүрт бик мөһим органик матдәләр ясаучы химик элемент – кислород, углерод, водород һәм азот бар.
Йомырка кабыгында кальций, фтор, бакыр, тимер, марганец, молибден, фосфор, күкерт, цинк, кремний бар. Кеше организмында йомырка аксымының 93,7%ы үзләштерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев