Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#кирәклекиңәшләр

Усак себеркесенең файдасы: ревматизм, подагра, бронх-үпкә авыруларына ярдәм итә

Усак – ул тылсымлы энергиясе булган агач – негативтан саклый. Аңардан себерке әзерләгәнегез бар идеме? Әйдәгез, усак себеркесе файдасы турында сөйләшик.

Фото: редакция архивыннан

Аның ботакларын җыю, кагыйдә буларак, май һәм июнь айларында башкарыла. Бу бик җентекле эш, чөнки әлеге агачның яфраклары коелучан – җыю вакытында шуны истә тотыгыз. Сүз уңаеннан, себеркегә урта яшьтәге агач ботаклары гына бара, яшь усактан файда аз.

Саклау вакытына килгәндә, дөрес җыелган себерке 2 елга якын сакланырга мөмкин. Усак себеркесе озак төзәлми торган җәрәхәтләр, ревматизм, подаграны булдырмау, бронх-үпкә һәм сидек-җенес системасы авырулары вакытында ярдәм итә. Усак – «вампирларны куркыту чарасы» булуына карамастан, үзе вампир булып санала, чөнки кешедән бөтен тискәре энергияне суыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев