Уенчык кына түгел: балалар өчен куркыныч та булырга мөмкин
Балалар уенчыклары һәрвакыт та куркынычсыз булмаска мөмкин.
Фото: ясалма интеллект
Бер карашка зыянсыз тоелган уенчык, мәсәлән, ук ату өчен уенчык җәя дә, бала өчен хәвеф тудырырга сәләтле.
Уенчык куркынычмы-юкмы икәнен ничек белергә соң?
Моның өчен иң элек уенчыктагы язуларга һәм билгеләргә игътибар итәргә кирәк. Куркыныч тудырырга мөмкин булган уенчыкларда куллану кагыйдәләре, кисәтүләр һәм махсус билгеләр (пиктограммалар, тамгалар) булырга тиеш. Бу таләпләр уенчыкларның куркынычсызлыгы турындагы техник регламентта ачык күрсәтелгән.
Кисәтү язулары аңлаешлы, җиңел укыла торган һәм күренеп торган урында урнаштырылырга тиеш: уенчыкныңа үзендә, этикеткада яки төргәктә. Кирәк булса, алар кулланмада да языла.
Әгәр уенчык кечкенә булса һәм төргәксез сатылса, кисәтү мәгълүматы уенчыкка беркетелгән яисә аның белән бергә бирелгән документта күрсәтелергә тиеш. Интернет аша сатып алганда да, бу мәгълүмат алдан ук кулланучыга җиткерелергә тиешле.
Аерым игътибар – 3 яшькә кадәрге балалар өчен. Аларга куркыныч тудырырга мөмкин булган уенчыкларда махсус билге һәм «Игътибар! 3 яшькә кадәрге балалар өчен каралмаган» дигән язу, шулай ук конкрет куркыныч турында кыска аңлатма булырга тиеш.
Баланың иминлеге – олылар җаваплылыгында. Уенчык сайлаганда, матурлыгына гына түгел, ә куркынычсызлыгына да игътибар итик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев