Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Тромблар булмасын өчен киңәшләргә колак салыгыз

ПРОФИЛАКТИКА ӨЧЕН КАЙБЕР КИҢӘШЛӘР:

 Күбрәк хәрәкәтләнегез, даими рәвештә гимнастика ясагыз .

 Кан оешудан сакланыр өчен аякларны югары күтәреп ял итү, йоклап алу файдалы.

 Әгәр сез утырып эшлисез икән, күбрәк сыеклык эчегез, гәүдә торышын ешрак алыштырыгыз, вакыт-вакыт аякларыгызны һәм бармакларыгызны хәрәкәткә китерегез.

 Аягыгызны өшетмәгез: вируслы инфекцияләр кан тамырларының эчке кабыкларына тәэсир итә ала, бу тромбофлебитка китерергә мөмкин.

 ӘГӘР ДӘ ДИАГНОЗ КУЕЛГАН БУЛСА:

  • ✓ Иртә белән, йокыдан соң гади гимнастика ясагыз: аякларыгызны күтәрегез, алты-сигез тапкыр өскә һәм яткан көенчә ян-якка (кайчы) ясагыз
  • ✓ Аннары аякларыгызны туры килеш тотып, сузылган аякка эластик оек киегез яки бинт белән бәйләгез.
  • Аякларны түбән төшергәч, моны эшләү файдасыз, чөнки веноз клапаннары төшә.
  • ✓ Тагын бер файдалы күнегү: үкчәләрне идәннән 1 см ераклыкта күтәреп аяк очларына басыгыз һәм үкчәләрегезне идәнгә кинәт төшерегез. Егерме тапкыр шулай эшләгәч, 10 секундка тәнәфес ясап алыгыз. Тагын ике тапкыр кабатлагыз. Көн дәвамында өч-биш тапкыр шулай «биеп алыгыз».
  • ✓ Авырлык күтәрмәгез, кайнар мунчаларга бармагыз, кайнар ваннага кермәгез.
  • ✓ Иртә белән профилактика өчен, 20 секунд саен салкын һәм кайнар суны алмаштырып, аякларыгызны (тубыкка кадәр) душта коендырыгыз.
  • ✓ Тамырлар ялкынсынган урыннарга, иртән һәм кичен алма серкәсе (яблочный уксус) сөртегез. .
  • ✓ Шешкән очракта нечкә итеп туралган чи бәрәңге яки керән (хрен) яфракларыннан төнгегә компресс куегыз.
  • ✓ Аяк астына валик куеп йоклагыз.

ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ МӘҖБҮРИ! 

Чыганак: Авыл хатыны/Сельчанка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев