Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Тозлы кәбестә – файдалы нәрсә

Әлеге кат-кат тунлы яшелчәнең файдасы турында елга бер булса да язып торабыз. Быел да искәрмә булмасын, тозлы кәбестәнең кайбер үзлекләрен тагын бер кат искә төшереп үтсәк, зыян итмәстер.

Фото: ясалма интеллект

  • клетчатка күп;
  • С, К1, В6, тимер, натрий, бакыр һәм башка матдәләргә бай;
  • кәбестәдәге нутриентлар (тук­лыклы матдәләр), әчү барышында яшелчәдә барлыкка килгән пробиотиклар арка­сында, яхшы үзләштерелә.

Шулай да, тозлы кәбестәне күп итеп ашарга ярамый, юкса, эч күперүе яки диарея кебек уңайсызлыкларга китерүе бар.

Иммунитет өчен. С витаминының күплеге – авырулар сезонын җиңел кичерергә булыша. Составындагы пробиотиклар эчәклек торышын нормальләштерә һәм зарарлы микроорганизмнарга кар­шы тора. Шулай да, ашказаны кислоталылыгын арттыручы гаст­рит, язва кебек авырулары булганнарга тозлы кәбестәне сак кулланырга киңәш ителә.

Ашкайнату өчен. Ферментланган кәбестәдәге пробиотиклар, сөт кис­лотасы эчәклек эшчәнлеген нормальләштерә, организмны ток­синнардан һәм зарарлы микроорганизмнардан саклый, азык­ны җиңел эшкәртергә булыша. Клетчаткасы эч катудан коткара.

Йөрәк-кан тамырлары системасы өчен. Тозлы кәбестә составындагы клетчатка, тамырларда атеросклеротик бляшкалар барлыкка китерергә сәләтле начар холестерин микъдарын киметә. Сөт кислотасы йөрәк мускулы эшчәнлегендә мөһим роль уйный һәм глюкоза ясалуда катнаша. Бакыр кан тамырларының ныклыгына йогынты ясый. Әмма, югары кан басымы булганда, тозлы кәбестәне сак кулланырга кирәк.

Тән тиресе өчен. С витамины һәм антиоксидантлар (организмны әчүдән саклаучы матдәләр) картаю билгеләре белән көрәшергә булыша, коллаген синтезын стимуллаштыра һәм тире халәтен яхшырта. А һәм Е витаминнары тире картаюы процессын әкренәйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев