Томат тозлыгындагы кыярлар
Бик тәмле була, ясап карагыз, үкенмәссез!
Кирәк:
- Кыяр – 5 кг
- Помидор – 2 кг
- Татлы борыч – 3 данә
- Сарымсак – 3 баш
- Шикәр комы – 150 гр
- Тоз – 4 аш кашыгы
- Үсемлек мае – 200 гр
- Серкә эссенциясе – 1 аш кашыгы
Кыярларны түгәрәк телемнәргә кисегез. Помидор, борыч, сарымсакны иттарткычтан чыгартыгыз һәм тоз, шикәр комы, үсемлек мае белән кушып, болгатып, уртача утка куеп, кайнатып чыгарыгыз.
Кыярларны да шунда салып, кайнап чыкканнан соң тагын 7-10 минут пешерегез.
Уттан алырга бер минут кала аш серкәсе эссенция сен өстәгез. Банкаларга тутырып, 15 минут стерильләштерергә, капкачлаганнан соң банкаларны әйләндереп, төреп куярга һәм суынганчы шулай тотарга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев