Бик борынгы заманда бер сәүдәгәрдә приказчик хезмәт иткән. Исеме Надыйм булган. Бервакыт ул Казанда базарга юл тоткан, ә каршысына Үлем чыккан:
Фото: ясалма интеллект
– Ни хәлләрең бар, Надыйм! Нишләп йөрисең монда? – дип сораган.
Тегесенең коты очкан һәм кире кибетләренә йөгергән. Кайтып җиткән дә, сәүдәгәргә:
– Әфәндем! Зинһар миңа иң җитез атыңны бир һәм тулаем исәп-хисап ясачы! – дигән.
– Ни булды? – дип сораган хуҗасы.
– Базарда Үлемне күрдем һәм ул миңа сүз катты! Тәтешкә китеп, аннан качам! – дип аңлаткан.
Сәүдәгәр приказчигына ат һәм акча биргән дә, үзе Үлемне эзләргә базарга киткән. Йөргән-йөргән һәм, ниһаять, очраткан.
– Нигә син минем иң яхшы хезмәтчемне куркыттың?! – дип сораган.
– Мин куркытмадым, мин аптырадым, – дигән Үлем. – План буенча минем аның белән өч көннән Тәтештә очрашу, ә ул Казанда йөри...
Нет комментариев