Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш кырында булган республикада туган хәрби хезмәткәрләрне котлады.
Тантаналы чара барышында сугышчылар күрсәткән батырлык һәм хәрби осталыклары өчен Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләренә лаек булдылар, бу хакта Татарстан Рәисенең МАКСтагы рәсми каналында хәбәр ителә.
– Ватандашларыбыз үз хәрби бурычларын югары дәрәҗәдә үтәүне дәвам итә. Рәхмәт сезгә, егетләр, хезмәтегез һәм илебез мәнфәгатьләрен саклаганыгыз өчен! Без сезнең белән горурланабыз! – дип язылган Татарстан Рәисе постында.
Татар-информ
Нет комментариев