Социаль фонд бүлегенә яңа түләү алуга бер ай эчендә 25 мең гариза килгән
Яшәеш

Социаль фонд бүлегенә яңа түләү алуга бер ай эчендә 25 мең гариза килгән

Татарстан буенча Россия Социаль фонды бүлеге, ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче, эшләүче ата-аналарга ел саен бирелә торган яңа пособиегә гаризалар кабул итә башлады. Бер ай эчендә генә 25 000 гариза теркәлгән – бу күрсәткеч гаиләләрнең ярдәмгә ихтыяҗы зур икәнен раслый.

Фото: ясалма интеллект

Яңа түләү елына бер тапкыр 18 яше тулмаган (көндезге бүлектә уку чорында 23 яшькә кадәр) ике яки күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә билгеләнә. Төп шартларның берсе – гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктәге яшәү минимумының 1,5 тапкырыннан артмаска тиеш. Татарстанда 2025 елга бу сумма 22 609 сум итеп билгеләнгән.

Пособиене рәсми рәвештә эшләүче, узган елда шәхси керемнәренә салым түләгән ата-ана ала ала. Аларның рәсми никахта булуы яки балалар белән бергә яшәве мәҗбүри түгел. Һәрбер ата-ана бер-берсеннән бәйсез рәвештә гариза бирә ала. Бу очракта алар Россия гражданы булырга һәм илдә даими яшәргә тиеш.

Күләме керемнәрдән түләнгән шәхси керем салымы суммасы белән 6% ставка буенча исәпләнгән сумма арасындагы аермага тигез. Социаль фонд белгечләре гаиләнең финанс һәм мөлкәт хәлен бәяли: хезмәт хакы, пенсия, башка пособиеләр, алиментлар, шулай ук күчемсез милек һәм транспорт саны нормаларга туры килергә тиеш.

Керемнәр исәбенә хезмәт хакы, эшкуарлык эшчәнлегеннән, крестьян-фермер хуҗалыкларыннан, шәхси практикадан табыш, гражданлык-хокукый килешүләр буенча бүләкләүләр, авторлык гонорарлары, хәрби һәм көч структуралары хезмәткәрләренең хезмәт хаклары керә. Әмма махсус салым режимнарын (СТН, ПСН, БВДИ) кулланучы үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләрнең, шулай ук алимент буенча бурычлыларның яки ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән гражданнарның бу түләүгә хокуклары юк.

Гаризаны 2026 елның 1 октябренә кадәр «Дәүләт хезмәтләре» порталы, күп функцияле үзәк яки Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәте аша бирергә мөмкин.

– Яңа түләү – ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә сизелерлек ярдәм. Без ата-аналарның актив кызыксынуын күзәтәбез һәм бу процессны мөмкин кадәр уңайлы итәргә тырышабыз: гаризаны онлайн тапшырып, карарны кыска вакытта алырга була, – дип билгеләп үтте Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.


Нет комментариев