Борычы белән авызны бераз «кыздырып», кетердәп торган кыярлы әлеге банкаларның маринадлары да калмаячак. Кышын авыз итәрлек кенә булса да әзерләп карагыз, җәмәгать.
КИРӘК:
- кыяр – 3 кг
- кетчуп – 500 гр
- кайнар су – 200 мл
- үсемлек мае – 150 мл
- 9%лы аш серкәсе – 100 мл
- шикәр комы – 150 гр
- тоз – 40 гр
- сарымсак – 8 тырнак
- төелгән кызыл борыч – 1 а.к. (яки тәменчә)
Юылган кыярларны буйга дүрт өлешкә бүләбез. Кечкенәләрен икегә генә ярыгыз. Кәстерүл яки табакта кетчуп, кайнар су, май, аш серкәсе, шикәр комы, тоз һәм кызыл борычны берләштерәбез. Кайнап чыккач, маринадка кыярларны салабыз һәм сак кына болгатабыз. Кайнап чыкканнан соң, капкач астында 10 минут әзерлибез. Вакланган сарымсак өстәп, кабат 5 минут утта тотабыз.
Кыярларны плитә өстендә 15 минуттан да артык тотмагыз, югыйсә йомшарып китәчәк, ә болай алар тыгыз һәм кетердәп торачак. Уттан алгач ук кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачлап куярга. Суынганчы капкачлы ягы белән баскан һәм төрелгән килеш торсыннар.
Нет комментариев