Ни өчен бер урам чәчәккә күмелә, ә икенчесе юк?
Әйтәм әле

Ни өчен бер урам чәчәккә күмелә, ә икенчесе юк?

Укучы фикере.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Бер көнне Ленин урамыннан узарга туры килде. Андагы матурлыкны, чәчәкләрнең күплеген күреп, исем китте. Әйтерсең лә башка бер шәһәргә эләктем. Чынлап та, бик күркәм. Бу гүзәллекне тудыручыларга зур рәхмәт! Мондый матурлыкны күреп, күңел сөенә, кәеф күтәрелә. Әмма шәһәрнең башка урамнарына карасаң, ник бер чәчәк булсын... Гоголь, Карл Маркс та шәһәрнең төп, үзәк урамнарының берсе бит. Ник анда да шундый матурлык булмаска тиеш? Бер үк шәһәр, бер үк мөмкинлекләр. Алайса, ни өчен бер урам чәчәккә күмелә, ә икенчесе юк? Шәһәребезнең һәр почмагы ямьле, чиста, яшел һәм чәчәкле булсын иде. Матур шәһәрдә яшисе килә бит!


Нет комментариев