Рөстәм Миңнеханов һәлак булган очучының әти-әнисенә Россия Герое Алтын Йолдызын тапшырачак
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов МХО зонасында һәлак булган гвардия капитаны Тимур Гимрановның әти-әнисенә Россия Герое Алтын Йолдызын тапшырачак. Бу хакта Геройның әтисе хәбәр итте.