Гөмбә — элек-электән безнең халыкның яратып кулланган ризыгы. Ул кеше организмы өчен бик файдалы булса да, бик зур зыян китерергә дә сәләтле. Аны ничек җыярга һәм кулланырга?
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
Гөмбәдә азотлы матдәләр, бигрәк тә азот күп. Алар организм өчен кирәкле РР, Д витаминнарына бай. Гөмбә җыю өчен тәҗрибә, осталык, аларны яхшылап танып белү кирәк.
Гөмбә ашап агуланмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәгез:
- гөмбәнең таныган төрен генә җыярга;
- гөмбә аз гына шикләндерсә дә, ташларга, ашап карарга ярамый;
- гөмбәне эшләпәсеннән түгел, сабыннан өзәргә (агулы гөмбәне сабы аша белергә була);
- гөмбәнең эшләпәсен кырып чистартырга, өстендәге элпәсен куптарып алырга киңәш ителә, чөнки зарарлы матдәләр, агулар шушы элпәдә күп була;
- артык зур, бозылган, черек, кортлы гөмбәләрне җыймаска;
- гөмбәләрне җыйган көнне үк эшкәртергә кирәк;
- аз гына агулану билгеләрен сизү белән табиб чакыртырга кирәк.
Саулык/Зож MAX каналы
Нет комментариев