Узган атнада Яшел Үзән янгын сүндерү хезмәтенә 22 чакыру килгән
Яшәеш

Узган атнада Яшел Үзән янгын сүндерү хезмәтенә 22 чакыру килгән

Шуларның 10ысы ялган булган. 3 янгын очрагы теркәлгән.

Фото: редакция архивыннан

  • Ремплер авылының Кооперативная урамындагы 2 фатирлы йортта янгын, якынча ясалган нәтиҗәләргә караганда, электр челтәрендәге авариядән чыккан. Бу очракта йортның 91 квадрат метрына зыян килгән. Хуҗасының куллары пешкән, 7 яшьлек кыз сөрем исеннән исергән.
  • Кызыл Яр авылының «Атмосфера» бакчачылык җәмгыятендәге өйдә янгын, электр җиһазын монтажлаганда, кагыйдә бозудан чыккан дип фаразлана. Биредә бакча өенең 30 квадрат метрына зыян килгән.
  • Королев урамындагы 1А йорты янындагы парковкада торган «Лада Калина» машинасы салонының, электр үткәргечендәге кыска ялганыштан янгын чыгып, 0,5 квадрат метр мәйданына зыян килгән.
  • Кызыл Яр авылының Садовая урамында «Шевролет Авео» автомобиленең, барган вакытта панеле яна башлаган. Ут янгын сүндерүчеләр тарафыннан сүндерелгән. 

Нет комментариев