***
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
«Узды гомер» диеп әйтү,
Урынсыз, ялгыш монда.
Язылмаган битләр калган
Бит әле язмышымда.
Шифаларын тоясы бар
Эчәсе суларымның.
Үтелмәгән юлларым бар,
Үзәнем, тауларымның.
Куәт кимесә дә, дәрте
Сүнми әле йөрәкнең
Белеп яшим, күреп яшим
Безгә нәрсә кирәкне…
Язылмаган битләр калган,
Өмет тулы уйларым.
Әле миңа оныкларның
Күрәсе бар туйларын.
Юнәлсә дә офыкларга
Инде гомер кояшым,
Күңелем көтә әле җирдә
Кирәклегем тоясым.
Рәйхана Зәйнуллина. Бакырчы – Яшел Үзән
Нет комментариев