Уразлы авылы мәчетендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) мәүлиденә багышланган кичә узды. Чарада авыл халкы катнашып, бердәмлек һәм рухи якынлык мохитендә истәлекле кич үткәрде.
Кичә барышында Идария апа тарафыннан кыскача тарихи күзәтү тәкъдим ителде. Катнашучылар Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлы, аның күркәм үрнәге һәм әхлакый кыйммәтләре белән бәйле мәгълүматларны тыңладылар. Аннан соң бергәләп салаватлар укылды, Коръән аятьләре яңгырады һәм вәгазь сөйләнде.
Мәүлид кичәсе дини чара гына түгел, ә авыл җәмгыятенең бердәмлеген ныгытуга да зур өлеш керткән очрашу булды. Авылдашлар бер-берсе белән аралашып, рухи кыйммәтләрне саклау һәм аларны киләчәк буыннарга җиткерүнең мөһимлеге турында фикер алыштылар.
– Чараны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткән барлык авылдашларга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез! – дип язалар Уразлы авылы мәдәният йортының ВК сәхифәсендә.
Нет комментариев