Теш сызлаганда нишләргә?
#кирәклекиңәшләр

Теш сызлаганда нишләргә?

Әгәр дә кинәттән генә тешегез сызлый башлый икән, ә табибка барырга мөмкинлегегез булмаса, шушы ысулны кулланып карагыз.

Фото: редакция архивыннан

Яртышар чәй кашыгы сода һәм тозны 1 стакан кайнаган суга салып болгаталар да, бераз суынгач, әледән-әле авызны чайкыйлар. Яки суганның согын сыгып, теш щеткасын шунда чылаталар да, сызлаган теш янындагы уртка ышкыйлар, көненә берничә тапкыр кабатлыйлар.

Авызны чөгендер согы белән чайкау яки чөгендер телемен озаклап чәйнәү дә сызлауны баса.


Нет комментариев