Яз башыннан өйләребезгә саф һава кертү өчен тәрәзәләребезне ешрак ача башлыйбыз.
Һәм, статистика буенча, шул вакыттан кечкенә балалар белән бәйле фаҗигаләр дә арта.
Беренче чиратта аларның иминлеге турында кайгыртсак иде:
- Баланы күз уңыннан ычкындырмагыз. Тәрәзәдән егылып төшү очракларының 70%ы, аларның үзләре генә калганнан соң, беренче унбиш минутта була.
- Тәрәзәләрегезне махсус саклану җайланмалары белән җиһазландырыгыз. Аларны төзелеш кибетләреннән алырга мөмкин.
- Өй җиһазларын бала тәрәзә төбенә алар ярдәмендә менә алмаслык итеп урнаштырыгыз.
- Москит сеткаларына ышанмагыз. Алар беркетмәләреннән аз гына авырлыктан да бик җиңел ычкына.
- Пластик тәрәзәләрне әз җилләтү режимына куймагыз, алар ачылып китәргә мөмкин.
- Тәрәзәләрнең ничек ачылуын балага күрсәтмәгез. Аны тәрәзә буенда нинди куркыныч көтеп торыргы мөмкинлеген аңлатырга тырышыгыз.
Сак булыгыз һәм балаларны саклагыз!
Нет комментариев