Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Тәмле булсын!

Көндәлек әзерләү өчен «тиз» кабымлыклар

🧀Пешкән сыер ите, сыр, кыяр, маринадланган суган – каймак яки майонез белән болгатырга.

 
🍎Татлы борыч, йомырка, яшел борчак, пешкән ит, маринадланган суган, помидор. Сыек май, тоз һәм борыч кушып, болгатырга.

 
🧀Пекин кәбестәсе, йомырка, брынза, помидор, балык консервысы, базилик. Үсемлек мае һәм горчица кушып, болгатырга.
 

🍄Пешкән сыер бавыры, йомырка, маринадланган кыяр, суган белән кыздырылган шампиньон гөмбәсе, яшел борчак. Майонез белән богатырга.
 

🌽Тавыкның түш ите, бер банка кукуруз, суган белән кыздырылган шампиньон гөмбәсе, йомырка, бәрәңге, тозлы кыяр. Майонез белән болгатырга.

 
🍎Авокадо, помидор, йомырка, каты сыр, кыяр. Каймак яки йогырт белән болгатырга, көнҗет орлыгы сибәргә.

 
🍚Ит, консервланган фасоль, йомыр­ка, маринадланган кыяр, суган. Каймак, горчица һәм тоз кушып, болгатырга.


🐟Аз тозланган сельдь балыгы филесы, яшел борчак, бәрәңге, кызыл суган, тозлы кыяр. Үсемлек мае белән болгатырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев