9–15 ноябрь – Диабетка каршы көрәш атналыгы. 14 ноябрь – Бөтендөнья шәкәр диабетына каршы көрәш көне.
Шәкәр диабеты – инсулин җитешмәү сәбәпле кандагы шикәр дәрәҗәсе күтәрелү белән характерланган хроник авыру. Аның барышы өзлегүләр үсешенең югары куркынычы белән бәйле.
Диабетның иң еш очрый торган өзлегүләре:
- диабетик ретинопатия — сукырлыкның еш сәбәпләреннән берсе;
- инфарктлар һәм инсультлар;
- аякларның түбән өлешләрен кан белән тәэмин итү бозылу һәм нервларның зарарлануы, бу ампутациягә китерергә мөмкин;
- хроник бөер җитешсезлеге.
Диабет үсеше куркынычын киметү һәм авыруны контрольдә тоту өчен түбәндәгеләр кирәк:
- алкоголь һәм тәмәкедән баш тартырга;
- тәннең оптималь авырлыгын сакларга;
- физик актив булырга;
- дөрес тукланырга: көн саен кимендә 500 г яшелчә һәм җимеш ашарга, фастфудтан баш тартырга, рационда майларны һәм углеводларны чикләргә;
- стрессларга бирелмәскә һәм аларны җиңәргә өйрәнергә.
Профилактика һәм дәвалау максатында кандагы глюкоза дәрәҗәсен, артериаль басымны һәм холестеринны даими күзәтергә кирәк. Шулай ук табиб билгеләгән даруларны даими кабул итәргә һәм медицина тикшерүләрен үтәргә мөһим.
Валерия Феоктистова, Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең гигиена табибы
Нет комментариев