Казанда һәм Татарстанда октябрь аенда яңа төзелешләрдә фатир сайлауга бәйле мөрәҗәгатьләр арасында базар ипотекасы программаларының өлеше 69,1% ка җиткән. Бер ел элек бу күрсәткеч 48,4% булган. Бу хакта «Яндекс Недвижимость» тикшеренүендә хәбәр ителә. Әлеге мәгълүматлар «Татар-информ» агентлыгында бар. Шулай итеп, бер ел эчендә базар ипотекасына кагылышлы мөрәҗәгатьләр өлеше 20,7 процент пунктына арткан.
Базар ипотекасын караучы Татарстан халкы арасында торак сатып алуның медиан бәясе 10 миллион сум тәшкил иткән. Сүз потенциаль сатып алучылар сайлаган фатирларның бәясе турында бара, ипотека кредиты күләме яки төзелгән килешүләр суммасы турында түгел.
Мондый тенденция Россия күләмендә дә күзәтелә. Октябрьдә яңа төзелешләрдә фатир сайлауга бәйле ипотека мөрәҗәгатьләре арасында базар программаларының өлеше 69,6% ка җиткән. Бер ел элек ул 49,4% булган. Шул ук вакытта ил буенча ипотекага кагылышлы гомуми мөрәҗәгатьләр саны бер ел эчендә 14,1% ка кимегән, ә базар ипотекасына сораулар 21,1% ка арткан.
«Яндекс Недвижимость» сервисының яңа төзелешләр секторы җитәкчесе Екатерина Селезнева билгеләп үткәнчә, фатир сатып алганда ипотека процент ставкасын гына түгел, ә торакның тулы бәясен, беренчел кертемне һәм алда көтелгән өстәмә чыгымнарны да исәпкә алу мөһим.

«Бер процент ставкасына гына карап, күчемсез милек сатып алуның никадәр отышлы булачагын билгеләп булмый. Сайланган шартларда фатирның тулы бәясен, башта күпме акча кертергә кирәклеген һәм алга таба нинди түләүләр булачагын аңлау мөһим», — дип аңлатты белгеч.
Тикшеренү 2025 елның октябреннән 2026 елның октябренә кадәр «Яндекс Недвижимость» сервисында яңа төзелешләрдә фатир сайлауга бәйле рәвештә ясалган кулланучылар мөрәҗәгатьләренең шәхесне ачыкларга мөмкинлек бирми торган мәгълүматларына нигезләнгән. Аналитиклар ипотека түләү ысулы күрсәтелгән гаризаларны исәпкә алган, кабатланган мөрәҗәгатьләрне исә төшереп калдырган.
Алынган мәгълүматлар потенциаль сатып алучыларның кызыксынуларын чагылдыра, ә гамәлдә бирелгән ипотека кредитларының санын түгел.
Татар-информ
Нет комментариев