Хөрмәтле «Яшел Үзән» газетасы редакциясе! Сезгә язуым юкка түгел. Бөек Ватан сугышында Җиңүгә яшел үзәнлеләр тылда булып та, олысы да, кечесе дә искиткеч зур өлеш керткән. Аларның фидакарь хезмәте онытылырлык түгел.
Күптән инде бер абзый белән сөйләшеп утырырга туры килгән иде. Кызганыч, аның исемен хәзер хәтерләмим. Әмма сөйләгәннәре онытылмый. Шуны сезнең игътибарыгызга да җиткерәсем килде. Уйлап карасаң, безнең Яшел Үзән шәһәренә юкка гына Хезмәт батырлыгы исеме бирелмәгән.
Белүебезчә, Бөек Ватан сугышы елларында кул арасына керерлек яшьтәге балаларның барысы да диярлек эшләгән. Барысы да Җиңүгә өлеш керткән.

Авылда – кырда, шәһәрдә оборона заводларында эшләгәннәр. Кайберләренең хәтта станокка буе да җитмәгән. Ачлыктан, арыганлыктан эш урынында аңнарын югалтып егылучылар да күп булган. Күбесе бер сынык ипи өчен тир түккән. Ул вакыттагы авырлыкларны сөйләп тә, аңлатып та бетерерлек түгел.
Мин әйткән абый да ул вакытта яшь булган әле. Сугышка алынырга яше җитмәгән. Кайсы заводта эшләгәнен хәзер әйтә алмыйм. Станок артында төрле детальләр ясаганнар.

Әлбәттә, ул вакытта аларга нәрсәгә нәрсә ясаганнарын беркем дә әйтмәгән. Бары «Җиңү өчен» эшләгәннәр. Алар үзләренең Җиңүгә өлеш кертүләрен аңламый түгел, аңлаганнардыр.
Сугыштан соң, илдә тынычлык урнашкач, мин сөйләгән абыйга Ленинградка экскурсиягә бару бәхете тигән. Шунда аларны бер хәрби музейга да алып кергәннәр. Ул анда үз күзләренә үзе ышанмаган.

Алар сугыш чорында көн-төн эшләгән деталь музей түрендә урын тапкан. Ул нәкъ менә илгә зур Җиңүне китергән артиллерия коралы «Катюша»ныкы була. Сугыш узып күпме еллардан соң гына бу абый үзенең нинди коралга кулы тиюен белә.
Бу хакта ул бик горурланып сөйләде. Дошман әлеге яңа коралны белмәсен өчен, аның төрле детальләрен төрле шәһәрләрдәге заводларда ясаганнардыр да инде.
Шушы хат аша киң җәмәгатьчелеккә сугыш чорындагы кечкенә кешеләрнең зур батырлыгы турында җиткерәсем килде. Сезнең газета битләрендә сугышка кагылышлы шундый могҗизалы очраклар турында да язсыннар иде. Бик кызыклы булыр иде.
Гүзәлия Әхмәтова, Яшел Үзән
Нет комментариев