Яшел Үзәннең 5нче гимназиясе укучылары һәм педагогик коллективы 9 «А» сыйныфы укучысы Саттаров Самир Аделевичның зур уңышы белән горурлана.
Самир мәктәп программасын уңышлы үзләштерү белән беррәттән, спорт белән дә профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә. 2026 елгы сезонда ир-атлар Суперлигасы командасы составында үлән өстендә хоккей уйнау буенча Россия чемпионатында җиңү яулады.
Физик культура һәм спортны үстерүгә керткән зур өлеше, җиңүгә омтылышы һәм югары нәтиҗәләре өчен Самир Саттаров Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
– Бу бүләк – укучыбызның тырышлыгы, максатчанлыгы һәм сәләтенең лаеклы бәясе. Гимназиябездә туган төбәгебез данын югары дәрәҗәдә яклаучы чын чемпионнар тәрбияләнүе белән горурланабыз! – ди директор Гүзәлия Нуриева.
Самирга нык сәламәтлек, көч-дәрт, укуында уңышлар һәм спортта яңа җиңүләр телибез!
Нет комментариев