Милли традицияләр – халыкларны берләштерә
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Милли традицияләр – халыкларны берләштерә

Россия – күпмилләтле ил. Һәр халыкның үз теле, милли киемнәре, гореф-гадәтләре, традицияләре һәм милли ризыклары бар. Алар халыкның бай мәдәни мирасын чагылдыра һәм буыннан-буынга сакланып килә.

Акъегет мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова балалар өчен кызыклы мастер-класс үткәрде. Ул аларны рус халкының милли ризыгы – юка беленнәр пешерү серләре белән таныштырды. Балалар зур кызыксыну белән белен әзерләүдә катнаштылар, аның пешерү үзенчәлекләрен өйрәнделәр.

Белен – рус аш-су осталыгының классик ризыкларыннан берсе, иң борынгы камыр ризыкларының берсе булып санала. Борынгы заманнарда һәр хуҗабикәнең үзенә генә хас белен пешерү рецепты булган. Бу серләр буыннан-буынга тапшырылып, бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән.

Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтү уңаеннан оештырылган әлеге чара балаларда төрле милләт вәкилләренә карата хөрмәт һәм дуслык хисләре тәрбияләүгә, аларның мәдәниятенә, милли традицияләренә кызыксыну уятуга юнәлдерелгән иде. Чөнки төрле халыкларның мәдәниятен өйрәнү, гореф-гадәтләрен хөрмәт итү – бердәмлеккә һәм дуслыкка илтүче мөһим адым.


Нет комментариев