Казанда, республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара уза.
Видеоконференцэлемтә режимында трансляциягә район МВД бүлекләре дә тоташтырылган. Бүләкләнүчеләр арасында — Яшел Үзән районы буенча Россия МВД бүлеге полиция хезмәткәрләре:
Рәмис Җамалетдинов — өлкән участок полиция уполномоченные, полиция майоры Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Илшат Баһабиев — кинолог-инспектор Россия МВДсының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Нет комментариев