«Тәүге роль беренче мәхәббәт белән тиңдер...»
Йолдызлар

«Тәүге роль беренче мәхәббәт белән тиңдер...»

Сәхнә пәрдәсе ачыла. Залда утлар сүнә, тамашачының игътибары артистларга юнәлә. Алар сәхнәдә елый, көлә, ярата, газаплана, бәхет таба. Ә пәрдә ябылгач, бу хисләр кая китә? Артист үзе уйнаган герой белән саубуллаша аламы? Әллә һәр роль аның күңелендә эз калдырып, тормышының бер өлешенә әвереләме?

Яшел Үзәндә туып-үскән, Татарстанның атказанган артисты Алсу Фәйзуллина белән сәхнәгә мәхәббәт, беренче рольләр, гаилә терәге һәм тамашачыга күренмәгән театр тормышы турында сөйләшәбез.

Алсу Фәйзуллина өчен сәхнә – һөнәр генә түгел, ә үзе сайлаган тормыш юлы. Ул анда төрле язмышларны кичерә, төрле холыклы хатын-кызларның күңел дөньясын ача. Әлеге юлның башы исә Казанның зур сәхнәләреннән түгел, ә Яшел Үзәндәге балачактан, татар гимназиясеннән, җырларга яраткан кечкенә кызның беренче уңышларыннан башлана.

Фото: шәхси архивтан

Бүген Алсу Фәйзуллина – Татарстанның атказанган артисты, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының әйдәп баручы актрисасы. Аның иҗат багажында Галиябану, Сәрвәр, Ләйлә кебек тамашачы күңелендә истә калырлык образлар бар. Әмма бу исемнәр артында – күпьеллык хезмәт, остазларның ышанычы, гаиләнең ярдәмe һәм үз һөнәренә чиксез мәхәббәт.

Яшел Үзәннән башланган сәхнә юлы

Алсу белән сөйләшкәндә, аның туган шәһәренә булган җылы мөнәсәбәте шундук сизелә. Якташлары турында сүз чыкканда горурлануы да аңлашыла: зур сәхнәләрдә уңышка ирешкән артистның тамырлары безнең шәһәргә тоташа.

– Тумышым белән Яшел Үзәннән булуымны бер генә интервьюда да әйтмичә калмыйм. 5нче гимназиядә белем алдым. Ул вакытта шәһәрдә бердәнбер татар гимназиясе иде. Татар мәктәбендә укуым белән чын күңелдән горурланам, – ди Алсу.

Аның сәнгатькә тартылуы бик иртә башлана. Балалар бакчасында ук шәһәр күләмендәге конкурста катнашып, беренче урын яулый. Ул вакытта җырланган җыр хәтта бүген дә хәтерендә. Әтисенең туган авылы Олы Ачасырга кайткач та, якыннары аның шул җырны башкаруын гел сорый. Бәлки, кечкенә кызның күңелендә сәхнәгә беренче мәхәббәт нәкъ шул чакта уянгандыр. Беренче уңыш, тамашачының игътибары, җыр аша үз хисләреңне белдерү мөмкинлеге – боларның һәркайсы бала күңелендә эз калдыра бит.

Мәктәп елларында Алсуның җырларга сәләтен күреп алалар. Гимназиядәге бәйрәмнәрдә, конкурсларда катнаша башлый. Сәнгатькә мәхәббәтен үстерүдә укытучыларының да өлеше зур була. Музыка мәктәбендә ул Рәисә Шамил кызы Закировадан белем ала, ә гимназиядә җырга мәхәббәт уятучыларның берсе – Алсу Камилевна. Ләкин аның күңелен аеруча әсир иткән бер дөнья була – татар җыры, милли фольклор, сәхнәдәге артистларның милли киемнәре, озын толымнары, чулпылары…

Фото: шәхси архивтан

– Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблен күреп шаккатканымны әле дә хәтерлим. Артистларның матурлыгы, чәч толымнары, чулпылары мине шулкадәр сокландырды! Минем дә шушы ансамбльдә эшлисем килде. Хәтта чәчләремне дә кистермәдем, – дип елмая Алсу.

Бу – балачак хыялының никадәр көчле булганын күрсәтә. Кемдер хыялын сүз белән генә әйтә, ә кемдер аның өчен беренче адымнарын инде балачактан ук ясый башлый. Алсу музыка мәктәбендә, балалар сәнгать мәктәбендә укый.

IX сыйныфны тәмамлагач, музыка училищесына керү мөмкинлеге турында белешергә бара. Аны тыңлап карыйлар, әмма һөнәри белем алыр өчен тагын бер-ике ел үсәргә кирәклеген әйтеп, XI сыйныфтан соң кабат килергә киңәш итәләр. Алсу көтә. Хыялыннан баш тартмый. Мәктәпне тәмамлагач, гаиләдә җитди сөйләшү була. Әтисе кызының педагогика юлын сайлавын тели: бу һөнәр буенча укырга керүдә дә ярдәм итә алачагын әйтә. Ләкин Алсуның үз карары була.

– Әти миңа педагогика университетына керергә тәкъдим итте. Ә мин җырны сайладым. «Юк, минем җырчы буласым килә, училищега керәм», – дидем. Һөнәр сайлавым 2004 елда, мәктәпне тәмамлагач, нәкъ менә шуннан башланды, – дип искә ала ул.

Фото: шәхси архивтан

Театрга илткән юл һәм беренче мәхәббәт

Музыка училищесыннан соң Алсу Казан дәүләт консерваториясендә белем ала. Үзе искә алганча, курслары бик көчле була. Киләчәктә Татарстан сәнгатендә үз урыннарын табачак яшьләр бергә укый, бергә иҗат итә, бер-берсенә терәк була.

– Безне «йолдызлы курс» дип йөртәләр иде. Барыбыз да тырыш, бер-беребез белән дус булдык. Мин курсташларымны Яшел Үзәнгә дә алып кайта идем. Бүген һәрберебез үз урынын тапты, Татарстан сәнгатен үстерүгә үз өлешен кертә, – ди әңгәмәдәшем.

Консерваториядә укыганда ук ул театрга эшкә урнаша. 2009 елның 16 октябрендә беренче премьерасы — «Галиябану» спектакле була. Соңрак «Башмагым» музыкаль комедиясендә дә уйный. Беренче премьерада дулкынлануы, сәхнәгә тәүге тапкыр чын артист буларак чыгуы, тамашачы алдында җаваплылык тою...

Фото: шәхси архивтан

Мондый мизгелләр онытыламыни? Алсу премьерага курсташларын чакыра. Аларның бергә җыелып, чәчәкләр күтәреп килүләре, аны котлаулары бүген дә хәтерендә. Курсташлары аның театрда эш табуына сөенә, ә үзләренең киләчәктә кайда урнашачаклары турында борчылып та сөйләшәләр. Вакыт узгач, һәркайсы үз юлын таба. Ә Алсу өчен театрда беренче адымнар инде ясалган була.

Башта җыр сәнгате белән бәйле белем алган яшь артистка театр тормышына җайлашу җиңел булмый. Чөнки театрның үз законы, үз таләпләре бар. Әмма Алсуның үзенә хас бер сыйфаты ярдәм итә.

– Миңа эш тапшырсалар, аны ахырына кадәр җиткерергә тырышам. Тешем-тырнагым белән тотынам. Үз эшемне яратып башкарам, – ди ул.

Бу сүзләрдә аның һөнәргә мөнәсәбәте дә, үз-үзенә куйган таләбе дә чагыла. Сәләт ишекне ачарга мөмкин, әмма шул ишектән кереп, үз урыныңны табу өчен тырышлык та кирәк.

Фото: шәхси архивтан

Алсу өчен «Галиябану»ның аерым әһәмияте бар. Беренче роль бит ул – беренче мәхәббәт кебек. Еллар узса да, күңелдә аның урыны саклана.

– Тәүге роль беренче мәхәббәт белән тиңдер дип уйлыйм. Иң яратып уйнаган ролем – Галиябану, – ди актриса.

Бүген аның иҗат юлы күптөрле образлар белән баеган. Гадел Кутуйның «Тапшырыл...ган хатлар» спектаклендә Галияне, Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган «Ак пароход»та Болан-Ана ролен уйный. Башка театр проектларында да катнаша. «Особняк Демидова» театрындагы «Табу» спектаклендә Сара Садыйкова образын гәүдәләндерә, аның җырларын башкара.

Төрле образлар, төрле язмышлар, төрле чорлар. Һәрберсенә үз ачкычыңны табарга, геройның эчке дөньясына үтеп керергә, аның хисләрен тамашачыга җиткерергә кирәк. Артистның хезмәте әнә шуннан гыйбарәт тә инде.

Алсу театр сәхнәсе белән генә чикләнми. «Апуш» театраль студиясендә вокал дәресләрен укыта, музыка көллиятендә студентларга белем бирә. Димәк, кайчандыр үзе остазларыннан алган тәҗрибәне хәзер яшь буынга тапшыра.

Фото: шәхси архивтан

Сәхнә арты – күренмәгән тормыш

Тамашачы артистның әзер спектаклен күрә. Матур киемнәр, төгәл хәрәкәтләр, яңгыравыклы тавыш, хисләргә бай уен... Әмма сәхнәдәге берничә сәгать артында күпме хезмәт яшеренгәнен һәркем дә күз алдына китерми.

– Сәхнә арты айсбергка охшаган. Тамашачы аның өске өлешен генә күрә, ә төп нигезе су астында кала, – ди Алсу.

Ул рольләрне өйрәнү өчен еш кына төнге вакытны сайлый. Өйдәгеләр йокларга яткач, тирә-юнь тынгач, текстка кереп чума.


Нет комментариев